«Безгә барс булып кайткан» мәчеләр турында

Петербург Казанның 1000 еллыгына «татар халкының зирәклеге һәм көче символының тере, нәфис, йомшак чагылышын» бүләк итә.

«Тере, нәфис, йомшак» дигәне Ленинград зоопаркында үстерелгән барс булып чыга. Сертификат «символның чагылышы…» турында әйтелгән бүләк сертификатын Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә 2005 елның 24 августында тапшыра. Санкт-Петербург һәм Татарстан халкы арасындагы мәхәббәт, дуслык һәм ихтирам билгесе итеп, дип аңлата Валентина Ивановна.

Сертификат Казанда Санкт-Петербург урамын ачу тантанасында җыелган халыкның көчле алкышлары астында тапшырыла. Минтимер Шәймиев, документны кабул итеп, Казан мәчеләренең Эрмитажны тычканнардан коткаруын искә төшереп, болай дип шаярта: «Санкт-Петербургка безнең мәчеләребез өчен шартлар тудырган өчен һәм мәчеләребезгә барс булып кайтканнары өчен рәхмәт!».

Фото: rbc.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
75
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру