Безнең заман сәгатьләрен президент кулыннан “салдырдылар”

Сулагайлар һәм сәгатьне уң кулына тагарга яратучылар өчен Чистай осталары чыгарган “Кремлевские” сәгатьләре сюрпризга тиң була.

Махсус конструкцияле “Кремлевские” сәгатьләренең Россия патентлар һәм товар билгеләре буенча агентлыгыннан патент алган беренче партиясен Чистайдагы “Восток” сәгать заводында 2000 елның апрелендә эшләп чыгаралар. Журналистлар шунда ук нәтиҗә ясый: мондый маркетинг адымы Владимир Путин март аенда беренче тапкыр Татарстанга килгәч уйлап чыгарыла – ил башы (ул чагында әле Президент вазифаларын башкаручы) ни өчендер сәгатен уң кулына тагып йөри.

 

Фото: www.russian-watches.info

Дәүләт башлыгына Чистайда җыелган “Кремлевские” сәгатен бүләк иткәннәрдерме, юктырмы – төгәл билгеле түгел. Әмма шунысы мәгълүм: ул аларны тагып йөрмәде. 2002 елда ил белән ачык эфирда аралашканда, Путин бөтен халык алдында сәгать осталарын гына түгел, ә бик күпләрне кызыксындырган сорауга җавап бирде: “Мин сәгатьне уң кулга тагам, алай иткәндә, заводта эшләнгән колагы кулны тырнамый. Бөтен хикмәте шул...”

 

Ә Чистайның “Кремлевские” сәгатендә завод колагы корпусның икенче ягына күчерелде. Бу килеш ул Президентның уң кулын кырып торыр иде, мөгаен...

 

Сүз уңаеннан:

Чистай сәгать осталарына танылган кешеләр өчен сәгатьләрне махсус рәвештә бер генә тапкыр эшләргә туры килми. Сиксәненче еллар ахырында, Михаил Горбачев Джордж Бушның өлкәне белән очрашуга әзерләнгәндә, СССР Президенты төшерелгән сәгать ясыйлар. Горбачев сюрприз турында белеп алгач, каршы килгән, ләкин аны хатыны Раиса Максимовна бүләкнең яхшы булуына инандыра алган, диләр. Аннан соң чистайлылар Совет-Америка саммитында катнашучылар өчен эксклюзив сәгатьләр партиясен эшлиләр. Аның циферблатына ике президентның сурәте төшерелә: Михаил Горбачев белән Джордж Бушның өлкәне. “Восток” Россиянең беренче Президенты Боорис Ельцин сурәте белән дә сәгатьләр ясап чыгара. Үз вакытында “кызылармияче Федор Сухов” – актер Анатолий Кузнецов та исемле сәгать ала. Соңрак ул экраннардан чистайлыларның продукциясен әйткән сүзләренә тирән мәгънә салып, яратып рекламалый: “Восток” – бик нечкә эш”. Ләкин бу да предприятиене банкротлыктан саклап алып кала алмый...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
155
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру