Бәхет – нәрсә ул? Шул ук кош...

“Яратудан ваз кичмиләр, иртәгә соңгы көн түгел бит әле...” («Не отрекаются любя, ведь жизнь кончается не завтра…»). Әлеге үзәк өзгеч юлларның авторы Вероника Тушнова Казанда туып үскән. Биредә ул беренче шигырьләрен язган, биредә госпитальдә яралыларны караган...

Вероника 1911 елның 27 мартында дөньяга килгән. Иске Казан урамнары, Бишбалта бистәсе, Идел буенда Шелангада дача – болар аның өчен кадерле урыннар. Ветеринария институты профессоры Михаил Павлович Тушнов гаиләсе башта Зур Казан урамының (хәзерге Зур Кызыл урамы) 4 нче йортында, аннан соң Бишбалта бистәсендәге Миславский урамында бабасы капитан Павел Хрисановичның уеп ясалган тәрәзә йөзлекләре булган агач йортында яшәгән. Ул йортларның берсе дә безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Ә менә Лядский (хзерге Горький) урамында Радищев исемендәге мәктәп бинасы калган (хәзер анда 1 нче санлы балалар музыка мәктәбе). Булачак шагыйрә аны 1928 елда тәмамлаган. Бутлеров белән Мөштәри урамнары кисешкән урында ГИДУВ бинасы да сакланган – сугыш вакытында биредә нейрохирургия госпитале булган, анда палата табибы Вероника Тушнова 1943 елның февраленә кадәр эшләгән...

Данлыклы “Не отрекаются любя...” шигырен ул бер ел узгач, 1944тә Мәскәүдә ире белән аерылышкач яза. Вероника тиз арада танылу ала, хатирәләргә караганда, аның шигырьләрен кунакларына бөек Василий Качалов укый торган була.

Олы, чиста, риясыз һәм еш кына фаҗигале мәхәббәт – бу турыда ул соңгы көннәренә кадәр язачак. «Не знаю, права ли», «Сто часов счастья», «А знаешь, все еще будет», «Ни в каких не в стихах, а взаправду» «А ты придешь, когда темно», «Без обещаний жизнь печальней»... – бу шигырь юлларын тетрәнмичә укып булмый.

Аның шигъриятенең көче  - сүзләргә һәм рифмаларга шагыйрәнең үзенең бәхете һәм фаҗигасе салынган булуындадыр. Аның соңгы мәхәббәте – шагыйрь Александр Яшин. Алар үзләренең мөнәсәбәтләрен озак яшерә әле (Яшин өйләнгән була). Гыйшыклыкны яшерү мөмкинме соң? Яшин гаиләсен саклап калу бәрабәренә яраткан кешесеннән ваз кичә. Алар очрашмыйлар. Соңыннан күпмедер вакытка янә кавышып алалар – ул Вероника янына дәваханәгә килеп йөри: соңгы стадиядәге рак...

1965нең җәендә шагыйрәнең гомере өзелә.  

P.S. 1977 елда Алла Пугачева “Не отрекаются любя” җырын башкаргач, Вероника Тушнованы элек белмәгәннәр дә белә башлый. Әмма шунысы бик азларга гына мәгълүм: җыр тексты оригиналдан шактый аерыла, ләкин отышлы яктан түгел. Ышанмасагыз, укып карагыз.

Не отрекаются любя

Вероника Тушнова

Не отрекаются любя.

Ведь жизнь кончается не завтра.

Я перестану ждать тебя,

а ты придешь совсем внезапно.

А ты придешь, когда темно,

когда в стекло ударит вьюга,

когда припомнишь, как давно

не согревали мы друг друга.

И так захочешь теплоты,

не полюбившейся когда-то,

что переждать не сможешь ты

трех человек у автомата.

И будет, как назло, ползти

трамвай, метро, не знаю что там.

И вьюга заметет пути

на дальних подступах к воротам…

А в доме будет грусть и тишь,

хрип счетчика и шорох книжки,

когда ты в двери постучишь,

взбежав наверх без передышки.

За это можно все отдать,

и до того я в это верю,

что трудно мне тебя не ждать,

весь день не отходя от двери.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
104
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру