Брежневтан - Чаллыга…

СССР картасында пәйда булган яңа шәһәр алты елдан азрак «яшәп кала»…

Барысы да 38 ел элек була. 17 ноябрь кичендә Кама елгасы ярында салынган шәһәр кешеләре чаллылылар булып йокларга ята, брежневлылар булып уяна. «Яр Чаллы шәһәрен Брежнев шәһәре дип үзгәртергә» - КПСС ҮК, СССР Югары Советы Президиумы һәм Министрлар Советының  КПСС ҮК Генераль секретаре Леонид Ильич Брежневның истәлеген мәңгеләштерү турындагы 1982 елның 18 ноябрендәге Карарының беренче пунктында әнә шулай дип языла.

Дүрт көннән соң әлеге вакыйга уңаеннан Гидротөзүчеләр проспектында митинг оештырыла. Анда яңа Брежнев шәһәрендә яшәүчеләрнең иң активлары партия һәм хөкүмәтнең әлеге карарын кайнар яклаулары турында белдерә һәм кадерле Леонид Ильичның исемен лаеклы йөртергә, үзләренең удар хезмәтләре белән брежневлылар дигән исемне акларга сүз бирә...

Гади гражданнар әлеге яңалыкны сабыр гына кабул итәләр. Дөрес, ни  өчен нәкъ менә Чаллы шәһәрен Брежнев итеп үзгәртүләренә аптырыйлар, чөнки  генсек үз гомерендә бер генә  мәртәбә дә биредә булмаган.

1982 елның 18 ноябрендәге карарның чаллылылар күңеленә никадәр хуш килүе еллар үткәч аңлашыларак төшә. КПСС Үзәк комитетына автошәһәрдә яшәүчеләрдән коллектив хатлар ява башлый, кешеләр шәһәргә тарихи атамасын кайтаруны таләп итәләр. Брежнев шәһәре картадан 1988 елның башында юкка чыга, ә Яр Чаллы атамасы кире кайтарыла. Танылган Татарстан журналисты Ильяс Латыйпов, шаяртып, әлеге эпопеягә мондый нәтиҗә ясый: «Брежнев кашлары астында узган алты ел».            

Фото: vestikamaza.ru, protatarstan.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
3524
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру