Бөтен дөньяны әйләнеп узган тарихи фото

1945 елның 1 маенда совет фотохәбәрчесе Виктор Темин тарихи фотосын төшерә: фотосурәттә Рейхстаг өстендә Җиңү байрагы җилферди.

«Правда» газетасында, ә соңрак иң эре дөнья газеталарында басылып чыгачак фотоны ясар өчен, журналистка командованиедән самолет кадәр самолет соратып алырга туры килә. Әмма бу да әле уңыш елмайды дигән сүз түгел. Берлинда атышлар тынмаган: акрын очышлы У-2 самолетын бәреп төшерергә дә бик мөмкиннәр.«Әлегә хәлләрнең бик катлаулы торуы сәбәпле, без түбәсендә Җиңү байрагы җилфердәгән Рейхстаг яныннан бер генә мәртәбә очып үтә алдык, - дип искә төшерә соңрак очучы И. Ветшак. – Бердәнбер фото әнә шулай пәйда булды».

Әмма эш моның белән генә тәмамланмый. Теминга пленканы тиз арада Мәскәүгә, редакциягә  илтеп җиткерергә кирәк. «Правда» фотохәбәрчесенә «Дуглас» самолетын тәкъдим итәләр, берничә сәгатьтән ул Мәскәү уртасына диярлек  - Үзәк аэродромга төшеп утыра, ә икенче көнне Рейхстаг өстендә җилфердәгән Җиңү байрагының фотосы газетаның беренче битен бизи...

Бу хәлләргә кагылышлы матур легенда да йөри: янәсе, Теминга «Дуглас»ны  беркем дә тәкъдим итмәгән, ул аны урлап киткән - 1нче Белоруссия фронты командующиеның булмаган боерыгына сылтап. Бу турыда белеп алган Георгий Жуков ярсуыннан нишләргә белмәгән, диләр. Әмма «Правда»да басылып чыккан фоторәсемне күргәч, журналистны чакырып алып болай дигән: «Самолетны урлаганың өчен, сине атарга кирәк, ә фотоң өчен син Герой исеменә лаек, шуңа күрә Кызыл Йолдыз алырсың…»

Мөгаен, бу чыннан да легенда гынадыр, гәрчә Виктор Темин Кызыл Йолдыз орденын алса да. Коллегалары арасында тапкырлык һәм җитезлек буенча чыннан да аңа тиңнәр булмый. Ул әле егерменче елларда ук Казанда фотохәбәрче булып эшли башлый. Сүз уңаеннан, үзенең күпчелек тарихи фоторәсемнәрен Виктор Темин «Лейка»га төшерә, әлеге фотоаппаратны аңа 1929 елда Казанга килгән Максим Горький бүләк итә.

Виктор Темин. 80 нче еллар.

P.S. Виктор Темин - 1945 елның  2 сентябрендә Америка линкоры «Миссури» бортында Япониянең капитуляциясе турындагы актка кул кую мизгелен төшергән бердәнбер совет фотографы. Фотога төшерүнең иң яхшы, иң уңайлы  ноктасына барып җитәр өчен, аңа диңгез пехотасының өч катлы боҗрасын үтәргә (моның берничә банка кара уылдык сарыф итеп) һәм үзен «Сталинның шәхси фотографы» дип таныштырырга туры килә. Һәм бу Икенче бөтендөнья сугышының соңгы фотографиясе булачак.

Белешмә

Виктор Антонович Темин, фотожурналист. Үзенең беренче фоторәсемнәрен Минзәләдә, мәктәптә укыганда төшерә. «Известия ТатЦИК», «Красная Татария» газеталарында, соңрак «Правда»да фотохәбәрче булып эшли. Төньяк полюска оештырылган беренче экспедицияне, челюскинчыларны коткаруны фотога төшерә, Арктикага ясалган берничә экспедициядә катнаша. Японнар белән Халхин-Голдагы, Хәсән күле янындагы бәрелешләрне, совет-фин сугышын фотога төшерә. Бөек Ватан сугышы елларында –  «Правда» газетасының фронт хәбәрчесе. Нюрнберг процессында «Правда» газетасы хәбәрчесе буларак эшли. Совет журналистикасы тарихына иң җитез, оператив фотохәбәрчеләрнең берсе булып кереп кала. Өч Кызыл Йолдыз ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 
  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
113
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру