«Бөтен нәрсә дөрләп яна, ядрәләр шартлый, һәм безгә чигенергә туры килде…»

Күк йөзендә ялкын-сары шәүлә. Һәм шартлаулардан тугыз чакрым ераклыктагы Әгерҗедә тәрәзә пыялалары шартлап коела. 2011 елның 2 июненнән 3 сенә булган куркыныч төндә Татарстанның янгын сүндерүчеләре әнә шул туп ядрәләре шартлаган ут эченә ташлана...

Туп ядрәләре Удмуртиядә Россия Оборона министрлыгының Баш ракета-артиллерия идарәсенең 102 нче арсеналы урнашкан Пугачево авылында шартлый. Илдар Исмәгыйлов җитәкләгән Әгерҗе янгын расчеты бирегә беренчеләрдән булып килеп җитә.

- Дөресен әйткәндә, ул вакытта мин туган Әгерҗем өчен ныграк борчылдым, - ди соңыннан Илдар Әнвәр улы. – Бездә бит әһәмияте зур булган тимер юл станциясе урнашкан, эре сортларга аеру станциясе. Ягулык ташый торган составлардан башлап, нәрсә генә юк. Бер дуамал ядрә – бетте-китте!

Исмәгыйлов командасына каршы хәрби часть командиры йөгереп чыга: “Егетләр, янгын таралса, ЧПның масштаблары коточкыч булачак!” Афәт урынына килеп җитәрәк Илдар ватылган янгын сүндерү машинасын күреп ала – солдатлар утны сүндермәкче булганда,  аларга шартлау дулкыны китереп бәргән...

Складларның берсе генә яна, калганнарын уттан саклап алып калып була әле. Илдар иптәшләре белән янгынга каршы чарасын күрү эшенә керешә – күршедәге арсеналны суыта башлый. Килеп чыга бит! Һәм кинәт... колакларны тондырырлык шартлау! Күршедә, ут эчендә ядрәләр шартлый башлый. Бәхеткә, складлар периметр буйлап, туфрак өеме белән әйләндереп алынган – гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта шартлау юнәлеше вертикаль булсын өчен. Машина янында эшләүче егетләрнең колакларын тондырырга шартлау дулкыны җитәрлек була анысы – дүртесе контузия ала.

- Мин иң куркынычы башланганны аңлап алдым, без генә җиңәрлек түгел иде инде, - дип искә ала Илдар. – Егетләрне җыйдым да, без чигендек...

Ул арада фаҗига урынына Ижевскидан янгын сүндерүчеләрнең җыелма отряды килеп җитә. Шулай ук эчкә үтмәкче булалар. Беренче КППны узуга тагын бер шартлау була.

- Бәрмә дулкын шундый көчле иде, миннән ерак түгел генә егылган егетне асфальт буйлап берничә метрга алып ташлады. Бөтен нәрсә дөрләп яна, ядрәләр шартлый, һәм без янә чигенергә мәҗбүр булдык...

Бәхеткә, озакламый ярдәм килеп җитә, арсеналны һавадан сүндерә башлыйлар. Бер тәүлектән соң, җиңел сулап куярга да була. Хәл-әхвәлне бәяләргә һәм югалтуларны санарга. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, татарстанлылар арасында корбаннар юк. Әгерҗедә яшәүчеләрне тиз арада эвакуацияләргә туры килгән, ләкин инде алар өйләренә кайта ала. Пугачево бистәсенә якын гына хәрби частьтан тыш, дары заводы, сугыш припасларын яңадан җыю заводы һәм сугыш припасларын утильләштерү  складын исәпкә алганда, җиңелчә курку гына кичергән, дияргә дә була...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге мәгълүматларына караганда, ЧП вакытында складта 10 меңгә якын вагон сугыш припаслары – патроннар һәм туп ядрәләре булырга мөмкин була.  20гә якын склад һәм 150гә якын бина яна. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматларына караганда, куркыныч зонадан 10 чакрым радиуста Удмуртиянең торак пунктларыннан һәм Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән 28 меңнән артыграк кеше эвакуацияләнә. Шартлаулар нәтиҗәсендә Әгерҗедә 370кә якын йортта тәрәзә пыялалары коелып төшә...

Әгерҗедә яшәүче Ирина Полинявская хатирәләреннән: “Шартлаулар башланганда, мин эштә идем. Башта күк күкри кебек тоелды. Аннан соң аңга моның куркынычрак башка бер нәрсә икәне барып җитте, һәм иң беренче итеп, тизрәк  балалар янына өйгә йөгерергә кирәк дигән уй килде. Киоскны бикләгән арада тирә-якта паника башланды. Такси тота алдым. Ярый әле әни белән аймылыш булмадык. Ул инде балалар белән урамга чыгып баскан иде. Бу куркыныч хәлдән ераккарак китәргә кирәк дигән теләк кенә бар иде. Кая икәне мөһим дә түгел. Куркыныч иде... Башта Пургадагы цистерналар шартлый дигән хәбәр килде, аннан соң сугыш кирәк-яраклары икәне ачыкланды. Кешеләр шартлаулар дулкыны 200 чакрымга кадәр җитәргә мөмкин дип сөйләделәр. Ә без 9 гына чакрымда бит. Энем хатыны, балалары, әбиләре белән Әгерҗедә калды. Алар күк күкри дип белеп, төн буена йоклаганнар...”

P.S. Гомер өчен куркыныч белән янаучы шартларда хезмәт бурычын үтәгәндә, шәхси батырлык һәм кыюлык күрсәткән өчен янгынга каршы беренче булып көрәшкән Татарстан янгын сүндерүчеләре бүләкләнә. ТР буенча федераль янгынга каршы көрәш хезмәтенең 101 нче янгын часте бүлекчәсе командиры Илдар Исмәгыйлов Батырлык орденына лаек була.

Фото: Пресс-служба МЧС России по Удмуртии, agryz-rt.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
146
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру