Бөтен телләр дә туган тел булган вуз

Йөз ел диярлек элек Казанда ачылган институт мари, татар, удмурт һәм чуваш теле укытучыларын әзерли торган була.

Көнчыгыш педагогика институты 1922 елның көзендә  Казан педагогика институтын, Көнчыгыш академиясен һәм университетның иҗтимагый фәннәр факультетын берләштерү нигезендә төзелә. Төп бурыч – Татария һәм Урта Идел буе республикасы өчен укытучы кадрларын әзерләү. Аерым алганда, җирле халыкларның туган тел һәм әдәбият, мәдәният һәм этнография буенча укытучылар әзерләү өчен институтта көнчыгыш бүлеге ачыла. Рус булмаган халык вәкилләре вузга ташламалы шартларда кабул ителә, күбесе – максатчан юлламалар буенча. Мәсәлән, чуваш студентлары ел саен вузда укучыларның гомуми санының 20-25 процентын тәшкил иткән. 1926 елда Көнчыгыш педагогика институтында чуваш бүлеге ачыла, анда Чувашиянең булачак халык шагыйре Петр Хузангай, язучы Дмитрий Данилов, тел белгече Николай Резюков белем ала.

1931 елда уку йорты Татар педагогика институты итеп үзгәртелә. Бу вакытка Көнчыгыш педагогика институтының милли бүлекләре базасында Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Ижевск шәһәрләрендә педагогика вузлары оеша.

Фото: pastvu.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
607
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру