«Булат-Батыр» ничек ярты Европаны таң калдыра

Бу татар милли нигезендә төшерелгән беренче нәфис фильм була.

Аның премьерасы 1928 елның 22 февралендә Казанда, Бауман урамында урнашкан "Электра" (соңрак - «Татарстан») кинотеатрында уза. Сюжет буенча прапорщик дәрәҗәсенә ирешкән Әсфан отряды белән туган якларына Пугачев фетнәсен бастырырга кайта. Фетнә күтәргән крестьяннарның җитәкчесе әтисе Булат икәнлеген белгәч, ул баш күтәрүчеләрне азат итә һәм Пугачев яклылар лагерена күчә... Фильмның сценариен танылган кинодраматург Натан Зархи яза, режиссёры - Юрий Тарич. Шунысы кызык: Таричның ассистенты - ул вакытта беркемгә дә билгеле булмаган Иван Пырьев.

Лента СССРда гына түгел, чит илләрдә дә уңыш казана. Ә бервакыт газеталар шундый очрак турында озак шаулыйлар:"Германиядә “Булат-Батыр” экраннарга чыкканнан соң, Антонов-Иванов атлы бер эмигрант, проекция будкасына кереп, фильмны юкка чыгарырга омтыла”. Сүз уңаеннан, шул ук газеталар Казанда «Булат-Батыр» эпизодларын төшерү үзенең колачы буенча биредә оештырылган бар нәрсәдән дә артып китүен дә билгеләп үтәләр.

ХХХХ

Композитор Җәүдәт Фәйзи истәлекләреннән:

"...Менә инде әллә ничә көн Мәскәүдән килгән группа бездә "Булат-Батыр" фильмын төшерәчәк дигән хәбәрдән халык шау-гөр килә.

Фильмны Кремльдә, Казансу ярында төшерәчәкләр. Мин дә шунда киттем. Кремльнең сул ягы буйлап - күпергә таба халык ташкыны агыла. Кремль

диварлары янында, Казансу ярында, Сөембикә манарасының аскы катларында чуар киемгә төренгән кешеләр күренә, күбесе чалма-чапаннан.

Капкалар янында, калкурак урында – туплар, Екатерина заманнарындагы койрыклы драгун фуражкалары кигән солдатлар. Менә каяндыр режиссер һәм баш оператор утырган машина килеп чыкты. Режиссёр рупор аша берничә команда бирде дә һәм китеп барды, һәм биредә, Кремль капкалары янында, чын бәрелеш башланды! Мылтыклардан аталар, кылычлар уйнаталар, уклар очыралар. Бөтен җирдә "ура!"дип кычкыралар...". 

Источник фото: sobaka.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
129
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру