Cайлау алдыннан чүлмәк ватыш

Казанга әлеге сәфәре вакытында Борис Ельцин вәгъдәләргә гадәттән тыш юмарт була. Хәер, вәгъдәләргә генә түгел, гомумән юмарт. Гәрчә гади халык аны бөтенләй башкача - Арчада уздырылган Сабан туенда, бар көченә сугып, чүлмәк ватуы белән истә калдырса да...

1996 елның 9 июне иртәсендә башланып киткән әлеге визит Россия Президентын сайлау алдыннан оештырыла. Татарстанга сәфәрнең үзенчәлекләре дә шуңа бәйле була. Казанда яңгыр ява, Борис Николаевичның аэропорт юлыннан шәһәргә таба элдерүче лимузины җыелып торган суларны  сак кына әйләнеп уза - кортежны сәламләргә чыккан шәһәрлеләрне суга батыра күрмәсен тагын. Ирек мәйданында машинасыннан чыккач та, Ельцин биш минутлар тирәсе үзен каршы алырга килгән казанлыларның кулларын кыса, иминлеге турында бөтенләй уйламый диярсең...

Бу инде моннан ике ел элек  Казанга килгәндә, чат саен гаишниклар торган буш урамнарны  снайперлар  утырган кортежда зур тизлек белән узган Россия Президенты түгел. Хәзер инде ул безнең Президент. «Ельцин – классный Президент», дип язылган була аны каршы алучы казанлыларның транспарантларында да.

Ә инде сайлау алды шоу-тамашасының иң истә калырлык мизгеле, әлбәттә, Арча Сабан туенда була. Борис Николаевич, күзенә кара тасма бәйләнгән килеш мәйданга чыгып, ниндидер аерым бер тоемлау белән ватылырга тиешле чүлмәкнең урынын билгеләп, бөтен көченә таяк белән сугып, аны ватык өеменә әйләндергәндә бөтен ил бер минутка тын кала.

Халык ду килә, ә Борис Николаевич, имән бармагын өскә күтәреп, зур горурлык белән янындагыларга төп ударны җил юнәлеше буенча билгеләвен аңлата…

Ельцинның күзенә бәйләнгән тасманың үтә күренмәле булуы турында куркынычсызлык хезмәте бишлыгы Александар Коржаков соңрак әйтәчәк-әйтүен. Әмма моның инде әллә ни әһәмияте булмый. Әгәр Президент килмәсә, Арчада  Сабантуйның булмаячагы кебек үк. Мәйданда көрәшү, бию һәм җырлау түгел, Сабантуй үтәсе урынга яңгырлы көндә барып җитеп тә булмас иде - юлсызлык аркасында. Бәйрәм алды төнендә салынган асфальт та проблеманы хәл итми...

Әмма тамаша үткәрелә, һәм сайлауларда бу Борис Николаевичка тавышлар санын арттыруга яхшы булыша. Казан сәфәренең тар даирәләрдә генә үткәрелгән башка чаралары кебек үк. Мәсәлән, Тукайның туган ягында, анда хәтта ММЧ вәкилләрен дә кертмиләр. Алынган мәгълүматлар буенча, анда Казанда метро төзү мәсьәләсе принципиаль хәл ителә. Ельцин тагын әле Колшәриф мәчетен төзүгә һәм Благовещение соборын торгызуга, Зур концерт залына орган алуга шактый акчалар бүлеп бирә. Соңгысының ачылышын сәфәргә туры китерәләр, аны Россия Президенты үзе ача.

P.S. Россия Президентын сайлауның хәлиткеч турында тавыш бирергә килгән татарстанлыларның 62 проценты Борис Ельцинны сайлый.

Сүз уңаеннан...

Үзенең Казанга визиты вакытында Борис Ельцинга Колшәриф мәчете төзеләчәк урынны күрсәтәләр. Мәчетнең нинди булачагы турында сөйләүче экскурсоводны Президент соравы белән туктата: «Ну, биегрәк булмастыр дип ышанам?..» Һәм янәшәдәге соборга ымлый...

«Юк-юк, биегрәк түгел… Сөембикә манарасыннан», - дип котыла экскурсовод.

Борис Николаевич, җаваптан канәгать калып, башын кага...

Источник фото: realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
198
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру