Чиксезлеккә китә торган якты нурлар

Владимир Высоцкийга һәйкәл Яр Чаллыда 2003 елның 29 ноябрендә аның исемендәге мәйданда ачыла.

Кыңгырау фрагментлары, гитара һәм аның күккә омтылган алты кылы... – сынчы Владимир Нестеренконың тугыз метрлы композициясе шундый. Тагын металлга чокып язылган җыр юллары. 

Гитара, Высоцкийның язуын кабатлаган җыр юллары – аның иҗат мирасы. Кыңгырау – шагыйрьнең кыңгырау чыңы кебек чисталыгы символы – һәйкәлнең идеясен аның авторы шулай дип аңлатты. Ә хәтта кыллар да түгел, ә чиксезлеккә юл алган яктылык нурлары чыга торган йолдыз – даһи үзе...

- Дүрт ел элек миңа беренче тапкыр һәйкәлнең проектын күрсәткәндә, мин аның чынга ашасына ышанмаган идем, - ди ачылыш вакытында Никита Владимирович Высоцкий. – Миңа әти кайчандыр чыгыш ясаган эре һәм бәләкәй шәһәрләрдә төрле проектлар күрсәттеләр. Әмма, кызганычка каршы, ул ниятләрнең бик азы гына чынга ашты. Чынга ашканнар арасында – Яр Чаллыдагы һәйкәл. Сезгә бу ихтирамыгыз өчен рәхмәт...

Высоцкийга һәйкәлне “Кама” кунакханәсеннән ерак түгел урынга куялар. Владимир Семенович 1974 елда Таганкадагы Театр труппасы составында Яр Чаллыга килгәндә, шунда тукталган була. Биредә, Чаллыда, ул Автоград төзүчеләре өчен туп-туры төзелеш мәйданнарында берничә концерт та биргән.

Театр артистлары соңыннан искә алганча, алар Высоцкий белән урамнар буйлап баралар, ә тулай торакларның ачык тәрәзәләреннән аның җырлары агыла. Ул чын мәгънәсендә халык барды һәм шагыйре була, аның магнитофон язмалары һәр йортта сакланган.

Һәйкәлне ачканда, җаваплы кешеләр бер елдан соң һәйкәл яктыртылып торачак, ә көн үзәгендә артист истәлегенә кыңгырау сугып куячак, дип вәгъдә бирәләр. Тагын әле һәйкәлнең әйләнә-тирәсе концертлар өчен мәйданга, ә Яр Чаллы – ел саен “Высоцкий мәйданы” фестивален үткәрү урыны булачак дип сүз бирәләр…

Фото: butyrskii.com, vk.com/ikm_chelny
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
3025
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру