Чүпне аерып җыю өчен стимул буларак мәҗбүри төзәтү эшләре

Бер атна. Казан шәһәре хакимиятләре һәр ишегалдына икенчел чималны аерып җыю савытларын урнаштыру өчен бер атна вакыт бирде. Шәһәр советы карарын үтәмәгән өчен җәза каралган – мәҗбүри төзәтү эшләренә кадәр.

Әлеге күптәннән көтелгән һәм чыннан да катгый документны Казан шәһәр советы президиумы күптән түгел генә – нәкъ... 90 ел элек, 1930 елның февралендә кабул итәлә. Карар текстыннан күренгәнчә, барлык йорт идарәләре, дәүләт учреждениеләре, предприятиеләре, хосусый йорт хуҗалары һ.б.ла

1. “Бер атна эчендә һәр йорт ишегалдында аркылы такта белән өч өлешкә бүленгән махсус әрҗәләр урнаштырырга тиеш, озынлыгы якынча 2 1/2 метрлы, киңлеге 1 1/2 метр, биеклеге 1 метрлы, үтилне, атап әйткәндә, сөяк, галушлар, резина, чүпрәк-чапрак, кәгазь, тимер, чуен, бакыр, пыяла савытларны (шешә, фарфор һ.б.лар) җыю һәм  саклау өчен куелган махсус савытның капкачы һәм йозагы булырга тиеш.

2. 1 нче пунктта аталган үтилне чүп-чар чокырларына ташлауны тыярга.

3. Әлеге әрҗәләрне һәм аңа җыелган үтилне саклау һәм аларны карап тору бурычы йорт буенча билгеләнгән вәкилләргә, бина комендантларына, ишегалды себерүчеләргә, йорт идарәсе тарафыннан билгеләнгән махсус затларга йөкләнә.

4. Әрҗәләр куелганнан соң, йортлардагы фатир ияләре беренче пунктта аталган чүпләрне әрҗәгә салырга тиеш.

5. Вакыт-вакыт, әрҗәләрдә үтилнең җыелуна карап, аны саклау өчен җаваплы затлар бу турыда  телефон буенча 7-58 номерына төп хәзерләүче (заготовитель) Госторгка, үтилне кабул итеп алу һәм Татнаркомторг билгеләгән бәяләр буенча исәп-хисап ясау өчен, олау җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итәргә тиеш…»

Документта тагын икенчел чималны вакытында алып китү өчен җаваплыларның бурычлары, чималны җыю урынындагы шартлар (складларда «яшәү урыннарын пычратудан саклау өчен барлык кирәкле җайланмалар» булырга тиеш) турында, шулай ук якларның җаваплылыгы да тәфсилләп язылган. Мәсәлән, чүп-чар чокырларында һәм чүп өемнәрендә эшкәртү өчен яраклы үтил табылганы очракларда биш сумнан 50 сумга кадәр штраф салу яисә ике атнага мәҗбүри төзәтү эшләре карала.

Димәк, чүп-чарны аерып җыю бүген генә һәм ерак чит илләрдә уйлап табылмаган. Ә бәлки безгә ничектер бабаларыбызның тәҗрибәсен куллану кирәктер? Безнең үткәннәребездән килеп ирешкән юлламада чүп-чар яндыру заводы турында бернәрсә дә әйтелмәве генә бик жәл…

Источник фото: pastvu.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
84
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру