«Дөнья халыклары телләрен, мәдәни һәм рухи мирасын саклау өчен...»

ТЮРКСОЙ утырышы – Төрки телле илләрнең мәдәният министрларының даими Советы Казанда шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үтте.

2005 елның май ае ахырында үткән җыенда ТР Премьер-министры – мәдәният министры Зилә Вәлиева Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең катнашучыларга сәламләү сүзенең текстын укып яңгыратты.

Төрки дөнья кешелек цивилизациясенең үсешендә әһәмиятле роль уйнаган, диелә мөрәҗәгатьтә. Безнең ата-бабалардан калган мәдәният һәм сәнгать шедеврлары бүген инде дөньякүләм мирас һәм казаныш булып санала. Үткәннәр турында хәтерне саклау һәм рухи яңарыш һәм чәчәк ату юлы белән бу байлыкларны киләчәк буыннарга җиткерү өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк.  ТЮРКСОЙның эшчәнлегенә югары бәя биреп, аны “төрки телле пространствода гасырлар тирәнлегендә тел, тарих, традицияләр һәм гореф-гадәтләр аша тугандаш халыкларның рухи берләшүе”нә китергән уңай фактор дип бәяләп, Минтимер Шәймиев әлеге халыкара оешманың тырышлыклары алга таба да төрки халыкларның бердәмлеген ныгытуга, аларның мәдәниятенең һәм сәнгатенең чәчәк атуына юнәлтелер дигән ышанычын белдерде.

Казандагы җыенга шулай ук Россия Федерациясе мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр министры Александр Соколовтан да телеграмма килде, анда “Россия Федерациясенең мәдәни үзәкләренең берсе – Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүдә төрки мәдәниятне бергәләп үстерү буенча халыкара оешманың катнашуы дөнья халыкларының телләрен, мәдәни һәм рухи мирасын саклау өчен әлеге вакыйганың әһәмияте турында сөйли” диелә.

Эш барышында ТЮРКСОЙ форумында катнашучылар төрки халыкларның мәдәни мирасының халыкара үзәген булдыру һәм ЮНЕСКОның 60 еллыгына багышлап, “Европа-Азия: тынычлык һәм алгарыш хакына мәдәниятләр, халыклар һәм цивилизацияләр  диалогы” дигән гуманитар форум үткәрү турында карар кабул иттеләр.

ТЮРКСОЙ җыены кысаларында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда VII  Халыкара төрки телле илләр рәссамнарының иҗат лабораториясендә катнашучыларның әсәрләреннән күргәзмә ачылды.

Тагын бер зур мәдәни вакыйга булды - Халыкара “Нәүруз” төрки халыкларның театр фестивале ачылды. Ул традицион рәвештә ТЮРКСОЙ канаты астында үткәрелә. Анда Азәрбайҗан, Кыргызстан, Төркия, Хакасия, Гагаузия (Молдлва), Башкортстан, Тува, Чувашстан, Оренбург өлкәсеннән театр коллективлары катнаша. Фестиваль сәхнәсендә Татарстанны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры һәм Гәлиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры тәкъдим итте.

Досье:

ТЮРКСОЙ — төрки телле илләрне берләштерә торган халыкара оешма. Аның төп максаты – “төрки халыкларның уртак матди һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау, үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен төрки халыклар арасында хезмәттәшлек итү”. Штаб-фатиры Анкарада (Төркия) урнашкан, оешманың генераль директоры – Дюсен Касеинов (Казахстанның элекке мәдәният министры). ТЮРКСОЙның әгъзалары булып алты ил тора: Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан. Татарстан Республикасы ТЮРКСОЙның халыкара мәдәни программаларын гамәлгә ашыруда оешмага күзәтүче статусында кереп катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
116
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру