Дошман чишә алмаган «Пароль»

Казанда уйлап табылган Илне танып алуның «Пароль» («үзебезнеке - читнеке») гомумгаскәри дәүләт радиолокацион системасы инде дүрт дистә еллар илебезнең һава һәм диңгез чикләрен саклый.

Һава киңлекләрендә  һәм диңгезләрдә, ялгышка урын калдырмыйча, чит-ят самолетларны һәм корабларны аерырга мөмкинлек бирә торган системаны уйлап табучыларның берсе  - Илдус Мостюков 1928 елның 6 мартында Казанда туган.

1962 елдан башлап Мостюков җитәкләгән 334 нче ФТИ  (бүген – Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институты)  Илне танып алуның «Пароль» («үзебезнеке - читнеке»)  гомумгаскәри дәүләт радиолокацион системасын эшләү буенча баш оешма итеп билгеләнә. Илдус Мостюковка берүк вакытта «Пароль»нең баш конструкторы вазыйфасы да йөкләнә. Проектны эшләүгә ун елдан артык вакыт китә, әмма нәтиҗәдә ил бүген НАТО илләрендә кулланыла торган системалардан бер ягы белән дә калышмаган уникаль продуктка ия була. 1977 елда эшли башлаган  танып алуның бердәм гомумгаскәри дәүләт радиолокацион  системасы Россиядә бүгенге көнгә кадәр кулланылышта. Аның уникальлеге тагын шунда: потенциаль дошман кулына эләккән бер яисә берничә элемент буенча системаны өйрәнеп-аңлап, әлбәттә, аны яңадан программалаштырып булмый.  1980 елда  аеруча мөһим дәүләт бурычын чишүгә керткән гаять зур өлеше өчен СССР Югары Советы Президиумының 1980 елның 2 июлендәге “ябык” Указы белән Илдус Шәйхелислам улы Мостюковка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Илдус Мостюков - 50 фәнни хезмәт һәм 24 уйлап табулар авторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мактаулы академигы. Ул - Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия хәрби фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы. Илдус Мостюков - Казан шәһәренең Мактаулы гражданины (2005), «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасы рәисе.

Фото чыганагы: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру