Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе бәйрәменә багышланган парадта катнашучыларга корал бирәләр

1928 елның 26 феврале, якшәмбе көнне, Казанның Ирек мәйданында Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе (РККА) төзелүнең 10 еллыгына багышланган хәрби парад үтә.

Беренче мәртәбә хәрби тантанага Казан гарнизонының барлык частьлары, штаблары, идарәләре һәм учреждениеләре тулы составта чыга. Бәйрәмгә шулай ук хәрби хезмәткә кагылышы булган хезмәткәрләр һәм эшчеләр дә җәлеп ителә. Аларга хәрби кием һәм корал таратыла.

Беренчеләрдән булып мәйданнан Берләштерелгән Татар-Башкорт  мәктәбе (ОТБШ) тыңлаучылары уза, алардан соң – ветеринария институтының хәрби бүлеге укуылары. Алар артыннан беренче укчы полк командирлары һәм солдатлары, радио-батальон, берләштерелгән дәүләт сәяси идарәсе  (ОГПУ) взводы, Осоавиахим отряды очучылары, хәрби госпиталь табиблары, хәрби-хуҗалык складлары хезмәткәрләре һәм армиягә әзерләнүче комсомол отрядлары уза. Соңгылар булып Лаеш эскадроны һәм артиллерия полкы атлый.  

Парадны, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы җитәкчелеге белән бергә, Казан гарнизоны башлыгы,  дивизия командиры  Якуб Чанышев кабул итә.

Фотода: Казан отряды кызылармиячеләре, 1918 ел.

Фотоның чыганагы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
147
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру