Фикрәт Табиев: "Монда иң авыры - дошманны дустан аеру"

1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла.

1985 елның җәендә Әфганстанга өч язучыны командировкага җибәрәләр. Аларның берсе Мәскәүдән, икенчесе Төркмәнстаннан, ә өченчесе Татарстаннан  язучы Разил Вәлиев була. Әдипләрне  иң элек  СССРның Әфганстандагы Тулы вәкаләтле илчесе Фикрәт Табиев кабул итә. Моңа кадәр ул КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре вазыйфасын башкара. Илче аларны ачык йөз белән каршы ала. Ярты сәгать дәвамында Әфганстандагы вазгыять, сәяси көрәш, илнең үткәне турында сөйли. Илне нык өйрәнгәне күренеп тора, үзе дә: “Әфганстан турында русча басылган бөтен китапларны укып чыктым”, - ди ул. Моңа кадәр Әфганстан турында рус язучылары иҗат иткән әсәрләрнең беркатлы, примитив икәнлеген әйтеп уза. Илдә “Миссия в Кабуле” фильмын да кабул итмәүләрен әйтә. Әфганстанга яңа гына аяк баскан язучыларга да ул биредәге хәлләрне тасвирлап тиз генә китап язарга, фильмнар төшерергә  ашыкмаска тәкъдим итә: “Сезнең ул китапларыгызда ниләр языласын чамалыйм мин. Ашыкмасагыз иде. Шушы ут эчендә ничә ел яшәп, мин дә аңлап бетермим әле мондагы хәлләрне”, - ди. 

Сәгать ярым чамасы шулай сөйләшеп утырганнан соң, илче кабинетына хәрбиләр керә башлый. Шунда Разил Вәлиев Фикрәт Әхмәтҗановичка тел очында күптән йөрткән соравын биреп калырга ашыга: “Безне Бабрак Кармаль белән очраштыра алмассызмы икән? Монда кадәр килеп, Бабракны күрмичә китү мәчеткә барып, мулланы күрмәгән шикелле була бит инде?”. Табиев бераз уйланып тора да, махсус барысына да ишеттерергә теләгәндәй, хәрбиләрчә ныклы тавыш белән болай ди: “Эшләрбез аны. Кармаль у нас в кармане! Так ведь друзья?!".

Язучылар ике ай эчендә, фронт сызыкларын уза-уза, илне аркылыга-буйга йөреп чыгалар. Ил җиткчесе Бабрак  Кармаль белән дә очрашалар. Билгеләнгән ярты сәгать урынына, ике сәгатькә якын әңгәмә коралар. Кармаль Әфганстанда татарлар яшәвен дә әйтә. Шул татарларны эзләп йөри торгач, Разил Вәлиевка, хәтәр хәлләргә эләгеп, дүрт көн хәрби госпитальдә ятып чыгарга туры килә. Башкалардан аерылып тормас өчен, Табиев язучыларга хәрби киемнән йөрергә тәкъдим итә. Саклану өчен корал да бирәләр. Кабулда көндез ялгыз йөрү куркыныч, ә төн җитеп, караңгы төшкәч, чын мәгънәсендә бәрелешләр башлана икән. Беркөнне илчелеккә барып керсәләр, шаккаталар: ишегалдындагы машиналар җимерелеп, чәрдәкләнеп беткән, тәрәзәдәге пыялалар чәлпәрәмә килгән. Ул төнне “дошманнар” илчелеккә минометтан атканнар икән. “Исегез китмәсен, мондый хәлләр көнаралаш булып тора монда”, - ди Табиев. Разил Вәлиев аннан: “Дошманнарны кайчан җиңәрсез икән?” - дип сорый. Илче болай ди: “Монда иң авыры – дошманны дустан аеру. Көндез дус кебек, ә төн җитүгә дошманга әверелергә мөмкин ул”. 

Кыскача мәгълүмат: 1979 елда Әфганстанда  милли-демократик революция була. Бу исә илне гражданнар сугышына китерә. 1979 елда СССРның ул вакыттагы җитәкчесе Л.И.Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү хакында игълан итә. Бу сугыш 9 ел да 1 ай 19 көнгә сузыла. 15 мең кеше һәлак була, 300 меңе яралана, дистәләрчә меңе гарип булып кала. Женева килешүе нигезендә (1989 елның 14 апреле) совет гаскәрләре 1989 елның 15 февралендә Әфганстаннан тулысынча чыгарыла.

Источник фото: https://kazanreporter.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
74
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру