Ә галәмгә кадәр – кул сузымы ара…

Космонавт Анатолий Воронов Айга Л-1 кораблендә очарга һәм «Салют» орбиталь станциясендә яшәргә әзерләнә.

Фото: ОРИОН-1 программасы буенча космонавтлар төркеме: Петр Колодин, Анатолий Воронов, Виктор Пацаев, Николай Рукавишников Севан күле янында. Чыганак: garni-cosmos.com

Анатолий Воронов – күп яктан уникаль шәхес. Ул Зеленая Роща урта мәктәбен тәмамлый, туган Бөгелмә районында балаларны математикадан укыта, ә аннан соң очучы булып китә,  Семипалатинскидагы атом-төш полигонында җиде тапкыр атом бомбасын сынауда катнаша. Аннан соң – космонавтлар отряды һәм 1965 елда алынган «ХҺК космонавты» квалификациясе. Шул ук елда Воронов «Восход» программасы буенча әзерлек үтә, Петр Колодин белән бергә, ачык космоска чыгу юлларын өйрәнә, ныгыта.

Ләкин программаны ябалар, һәм Анатолий Воронов - Л-1 кораблендә Айга очарга җыенучылар арасында. Ләкин тагын уңышсызлык көтеп тора: Айга беренчеләрдән булып америкалылар барып җиткәнгә, безнең Айга очу программасын тагын ябалар.

7К-Л1 корабле аппаратының компьютер моделе. Автор: Ebs08 - собственная работа, CC BY-SA 3.0, https://commons.wikimedia.org/w/index.php?curid=15519130

Воронов өчен орбитага күтәрелү буенча яңа реаль мөмкинлек 1970 елда барлыкка килә: инженер-сынаучы сыйфатында Анатолий беренче озакка сузылган "Салют" станциясенә очышка әзерләнә башлый. 1971 ел ахырына аның экипажы галәмгә күтәрелер, дип ниятләнелә. Ләкин 1971 елның июнендә «Союз-11» корабле һәлакәткә очрый. Очыш графигы үзгәрә, экипажлар  таратыла...

Тагын бер омтылыш булачак. 1974 елның гыйнварыннан 1976 елга кадәр ул, Владимир Ляхов белән бергә,  7К-С кораблендә ("Союз" модификацияләренең берсе) сынау очышлары өчен экипажның бортинженеры сыйфатында әзерлек үтә. Әмма бу вакытта да космонавт Анатолий Вороновка галәмгә очарга насыйп булмый.

1979  елның мартында аңа «Гагарин шәһәренең мактулы гражданины» дигән исем бирелә. Ә ике айдан соң, 25 майда, ХҺК Баш командующие боерыгы нигезендә подполковник Анатолий Фёдорович Воронов, авыру сәбәпле, Кораллы Көчләр составыннан да, космонавтлар отрядыннан да чыгарыла – аңарда онкология табалар…

Анатолий Воронов 1993 елда вафат була. Аны Звездный городоктан ерак түгел генә, Леониха авылы зиратында  күмәләр, анда космик программада катнашкан башка күп кенә шәхесләр дә күмелгән.

2011 елның язында Бөгелмә районының Зеленая Роща авыл мәктәбендә элеккеге укучылары, космонавт-тикшеренүче Анатолий Федорович Вороновка тантаналы рәвештә истәлек тактасы ачыла.

Фото: www.gctc.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
111
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру