Гасырларда җуелмас имза

«Без - Сталинград өчен гомерләрен аямыйча сугышучылар һәм фашистлар өне – Берлинны штурмлаучылар», - дип яза штыгы белән Рейхстаг диварына солдат 1945 елның май башында һәм имзасын да тырнап куя: «Малкин П.И., 1918 елгы, Татариядән».

Сугышка кадәр Тәтештә эшләгән хезмәткәр,  кече сержант-артиллерист Малкин яу кырында намус белән, курку белми сугыша. Берлин өчен барган каты бәрелешләрдә артиллерия бригадасының 100 нче гаубицасы сугышчысы  немецларның ике миномет батареясын мәңгелеккә олактыра һәм каршылык күрсәтүнең өч  төенен юкка чыгара.

 

Бу сугыш өчен Малкинга бирелгән иң кыйммәтле солдат бүләге -  I дәрәҗә Дан ордены аның өченче шундый ордены була. Беренчесе –  III дәрәҗә Дан орденына орудие наводчигы 1944 елның 27 мартында Ковельгә җитәрәк барган бәрелешләрдәге батырлыгы өчен лаек була. Иң авыр мизгелдә, пехотаның һөҗүме туктап калган мәлдә, рядовой Малкин, үз орудиесен алгы сафка чыгарып, дошманның ике дистәләп  солдатын һәм офицерын, өч пулеметын юкка чыгара, безнекеләр яңадан һөҗүмгә күтәрелә. Өч айдан соң, бишенче июльдән тугызына кадәр, Ковель өчен барган бертуктаусыз сугышларда Петр Малкин дүрт мәртәбә кыюлык күрсәтә. II дәрәҗә Дан орденына тәкъдим иткәндә аның тарафыннан шушы көннәрдә юкка чыгарылган пулеметларны, снайперны, танкка каршы тупны, дзотны санап чыгу  берничә абзацны алып торачак.

Сталинград оборонасында катнашкан, Дан орденының тулы кавалеры булган Петр Иванович Малкин, демобилизациядән соң ук, 1945 елның гыйнварында  туган ягы - Тәтешкә кайта һәм  фельдъегер булып эшли…

Бүген туган шәһәренең бер урамы Петр Малкин исемен йөртә.

 

Петр Малкин истәлекләреннән:

«Күз алдына китерегез, расчет тора. Янәшәдә урман да, йортлар да, землянкалар да юк. Ә ял итәргә кирәк. Катып үлмәс өчен, үлеләр өстендә чиратлашып йоклап ала идек. Бер кеше саклый, калганнар йоклый. Яртышар сәгать чиратлашып йокладык, чөнки йончыган солдат йоклап китеп, катып үләргә мөмкин. Эчәргә су юк – кан катышмаган эчәрлек су табып булмый, Идел суы канга баткан иде…»

 

Белешмә:

Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары өчен 2671 кеше Дан орденының тулы кавалеры була – алар хокуклары буенча Советлар Союзы Герое исемен алган затларга тиңләштерелә.

 

Фото: fotoload.ru, tatfrontu.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру