Герой Йолдызын чирек гасырдан соң тапшыралар

Әфганстандагы Кокари-Шаршари янында барган каты бәрелештә өлкән сержант Ильяс Сафин (Дауди) мина кырыннан өч яралыны алып чыга, әмма үзе дә минага эләгә. Янындагы солдатка үзен атып үтерергә боера…

Әлеге батырлыгы өчен Россия Герое Алтын Йолдызын Ильяс Сафинга (Дауди) ун ел элек, 2010 елның 19 февралендә, мөҗәхитләр белән 1986 елның августындагы бәрелештән соң чирек гасыр үткәч тапшыралар. Взвод командиры урынбасары боерыгын ул чакта солдат үтәми – иптәшләре Сафинны ут астыннын алып чыгалар һәм вертолётта госпитальгә озаталар. Ильяс исән кала, әмма аягын югалта. Аны әлеге батырлыгы өчен Герой исеменә тәкъдим итәләр, ләкин бүләк иясенә барып ирешә алмый кала. 149 нчы гвардия мотоукчылар полкының элеккеге командиры Александр Скородумов, Кокари-Шаршари янында булган сугыштагы батырлыгы өчен үзе Герой исеменә тәкъдим иткән сугышчының  бүләген ала алмый калуы турында ишеткәч, гаделлекне торгызырга уйлый. Еллар арты еллар уза тора. Шулай да гаделлек тантана итә – бүләк иясен эзләп таба.

P.S. Быелның 15 февралендә, туган илебездән читтә солдат бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ильяс Даудига «Дуслык» («Дружба») ордены тапшырды.

ххх

Әфган сугышында Татарстаннан 11,5 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 300гә якыны вафат була

Источник фото: warheroes.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
96
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру