«Глобальләшү шартларында үз халкыңның үз йөзен саклап калу»

2005 елның 12 августында тантаналы рәвештә Татарстан белән Сул Болак урамнары кисешкән урында Татар дәүләт гуманитар педагогика универстеты ачылды.

ТДГПУ ачылу – истәлекле һәм көтеп алынган вакыйга, һәм аның ачылуы күмилләтле Татарстанның дәрәҗәсен күтәрә, диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев. Яңа университет, аның сүзләренчә, яңа заман таләпләренә җавап бирергә тиеш, Татарстаннан анда укый торган балалар, нинди милләттән булуларына карамастан, “глобальләшү шартларында үз халкының милли йөзен саклап калсын, дөнья күләмендә үзләрен лаеклы итеп күрсәтә алырлык булсын”.

“Әгәр без әлеге үтә дә мөһим бурычны үти алсак, андый белгечләрне әзерли алсак, шул чагында безнең профессор-мөгаллимнәр составы, безнең интеллигенция, чыннан да, кадрлар әзерләү буенча дөньякүләм таләпләргә җавап бирә, - дип, сүзен йомгаклады Президент. – Минем бу бурычны үти алачагыбызга шигем юк”. 

Фото: fotokto.ru/id140229

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
74
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру