Җиңүчеләр командасыннан Виктор
Казан читендә үскән Виктор Колотов СССРда Европа Кубогын җиңүчеләр рәтендә баш өстенә чөйгән беренче футболчы була.
Бу хәл 1975 елның 14 маенда Швейцариянең Базель шәһәрендә “Санкт-Якоб Штадион”да УЕФА 1974/75 кубоклары ияләренең Кубок ярышларында финал матчы тәмамлану белән була. Киевның капитан Виктор Колотов җитәкләгән “Динамо” командасы венгрларның “Ференцварош”ын 3:0 исәбе белән туздырып ташлап, СССРга Европа футболында беренче клуб трофей-ганимәтен алып кайта.
Ун ел буена Киевның һәм СССР җыелма командасының төп уенчысы булган ярым сакчы Виктор Колотов Казанның Юдино бистәсендә туып үсә. Биредә ул “Локомотив” балалар футбол командасында уйный башлый, шушында әти-әниләре белән яшәгән барактан Яшел Үзәнгә тренировкаларга йөргән, шундагы клуб өчен уйнаган. Аннан соң Казанның “Рубины”на килгән, талантлы уенчыны илнең танылган тренеры Гавриил Качалин күреп алган.
Алга таба әкияттәге кебек була. Беренче лига уенчысы Колотовны 1970 елда СССР җыелма командасына чакырып алалар, анда ул тиз арада голлар кертә башлый. Көзен инде даһи уенчыга чират тезелә: аны берьюлы өч клубка чакыралар. Мәскәүнең ЦСКАсы белән “Торпедо”сына, Киевның “Динамо”сына.
Колотов өчесенә дә гариза бирә, һәм бөтенсоюз күләмендә гауга чыга. Ахыр чиктә ул чагыштырмача татулык белән тәмамлана. Уенчыны олы футболдан читләштерүгә СССР җыелма командасының баш тренеры Валентин Николаев каршы чыга: Колотовтан газета аша гафу үтенүен генә таләп итәләр.
Шуннан соң Колотов үзенең җанатарларын сөендереп кенә тора. СССР җыелма командасы белән ул Европа чемпионатында ике тапкыр көмешкә лаек була, Олимпия уеннарында ике тапкыр бронза яулыйлар. Киев “Динамо”сы белән алты тапкыр СССР чемпионы булалар, ике тапкыр ил Кубогын, УЕФА кубок ияләре Кубогын һәм Европаның Суперкубогын алалар. Җиде тапкыр Виктор Колотовны илнең иң яхшы 33 уенчысы исемлегенә кертәләр.
Яшел Үзәндә Татарстанның иң танылган футболчысына 2004 елда һәйкәл куела. Ул Виктор Колотов профессиональ уенчы карьерасын башлаган стадионда урнашкан.
Фото: footboom.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз