Индустриальләшү җимеше галәмгә күтәрелә

Дөньяда иң арзан каучукны беренче совет бишьеллыклары чорында төзелгән завод җитештерә.

Казан СК - 4 («4» саны илдә синтетик каучук чыгаручы дүртенче завод дигәнне аңлата – ред. иск.) заводы 1936 елның 17 ноябрендә эшләп китә, берничә көннән биредә беренче продукция алына. Предприятиене биш ел эчендә салалар. Подрядчыларны кырыс тапшыру планнарыннан тыш, Иосиф Сталин тарафыннан әйтелгән сүзләрдә куалый: «Безнең илдә каучуктан башка бөтен нәрсә дә бар, ләкин бер-ике елдан безнең үзебезнең каучук булачак».

Әле куллануга тапшырылганчы ук «Киров исемендәге СК заводы» дип атала башлаган предприятие 1939 елның язына дөньяда иң арзан каучук җитештерә башлый. Һәм бу әле башы гына. Киләсе 1940 елда, реконструкция үткәрелгәннән соң, Казан предприятиесенең җитештерү куәте өч ярым тапкырга арта. Сугыштан соң биредә латекс, ДА каучугын җитештеү җайга салына, махсус билгеләнештәге уникаль каучук сериясе җитештерүне производствога кертәләр.

Космик тармак, приборлар төзелеше, электроника, оборона сәнәгате… – бу  тармаклар өчен әле бүген дә беренче бишьеллыклар чоры карлыгачы -  Казан предприятиесе җитештергән продукциягә Россия территориясендә тиңнәр юк.

«Казан  синтетик каучук заводы» ААҖ – 160тан артык төрдәге продукция һәм Россия Федерациясендә һәм якын чит илләрдәге өч меңгә якын кулланучы ул.

Сүз уңаеннан:

Киров исемендәге Казан СК заводын өч дистә ел дәвамында Социалистик Хезмәт Герое Зәкәрия Сафин җитәкли.  Киров исем. СК заводында үз хезмәт юлын башлаганнан арасында 25 ел Казан химия-технология институты ректоры булып эшләгән күренекле галим Петр Кирпичников та бар. Алга таба Казан көнкүреш химиясе заводы директоры булып хезмәт куйган Рафаэль Каргин һәм  35 ел дәвамында Казан резина-техник эшләнмәләр заводын җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев та хезмәт юлларын әлеге предприятиедә башлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1875
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру