«Ислам безгә көчле булырга мөмкинлек бирә, ул барыбызны да берләштерә…»

922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан исламны рәсми дәүләт дине итеп кабул итүгә багышланган Истәлек билгесе Татарстанда сигез ел элек, 21 майда тантаналы төстә ачылды.

Болгарда Истәлек билгесе – тулы бер музей-күргәзмә комплексы, ул борынгы болгар стилендә төзелгән, түбәсендә ярымай куелган бинада урнаштырылган.

«Ислам безгә көчле булырга мөмкинлек бирә, ул барыбызны да берләштерә… - диде Татарстан Президенты комплекс ачылышында. – Бүген Болгарга килгән исламның тарихи традицияләрен саклап калу мөһим».

Бинаның үзәк залында дөньяда иң зур басма Коръән урнаштырылган, аны Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” республика фонды заказы буенча эшләнә. Әлеге басманың авырлыгы - 500 килограмм, размеры - 2 метрга 1,5 метр. Малахит, ярымкыйммәтле ташлар белән бизәлгән, алтын йөгертелгән көмеш бизәкләр ясалган күн тышлык. Гиннесс рекордлар китабының әлеге Коръәннең дөньяда иң зур булуын раслаучы сертификатын Болгар музей-тыюлыгы директорына ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тапшыра.

Музей-күргәзмә комплексында төбәктә ислам тарихы турында сөйли торган экспонатлар да урнаштырылган. Матур мозаик панно 922 елда Идел буе болгарлары тарафыннан исламны рәсми рәвештә дәүләт дине буларак кабул итүе һәм Алмыш ханның Багдадтан килгән әл-Моктадир илчелеген тантаналы төстә каршы алуы турында сөйли.

Фото: tatarstan.ru, gosrf.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
111
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру