Каһарман шагыйрьне искә алырга кил!

Ел саен 15 февральдә Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәбез. Быел да Казанда каһарман шагыйрьнең тууына 114 ел тулуга багышланган төрле чаралар үтә.

Иң беренче булып 11.30 сәгатьтә 1 Май мәйданында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Анда татар җәмәгатьчелеге, студентлар, мәктәп укучылары катнашачак.

12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда шагыйрь тарафыннан әсирлектә язылган үлемсез "Моабит дәфтәрләре”н халык алдына чыгару тантанасы узачак. (Шунысын искәртергә кирәк, мондый хәл елга бер тапкыр, нәкъ менә 15 февраль көнне генә була). Соңрак Муса Җәлил шигырьләре укылачак. Кыскасы, герой-шагыйрьнең иҗатына битараф булмаган һәр кешене Милли музейда көтеп калалар! Керү ирекле.

Источник фото: http://bugulma.tatar.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
82
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру