Казан “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлекчәсе штаб-фатиры булды.

Евразия бүлекчәсенең оештыру конференциясе 2004 елның 1 апрелендә Татарстан башкаласында булган иде. Анда катнашучылар бүлекчәнең штаб-фатиры Казанда булачак дип хәл итте.

Шул рәвешле, ТР башкаласы “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья оешмасының җиде төбәк үзәгенең берсе булды, төп офис Барселонада урнашкан. Әлеге бөтендөнья оешмасының төп бурычы – “дөньядагы демократик җирле үзидарәнең бердәм тавышы һәм яклаучысы булу”.

Оешманың штаб-фатиры Казанда булган Евразия бүлекчәсе БДБ илләре һәм Монголиядән 1000 шәһәрне һәм җирле үзидарә ассоциацияләрен берләштерә.  “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының Евразия бүлекчәсенең беренче президенты итеп Казан мэры Камил Исхаков сайланган иде. Ике елдан соң, президент вазифасына ТР башкаласының яңа мэры Ильсур Метшин килде. Ул бүген дә Евразия бүлекчәсен җитәкли. Ильсур Метшин 2010 һәм 2013 елда “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының президент вазифасын бүлешүче итеп сайланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
123
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру