Казан метросында беренче булып президентлар йөрде

Советлардан соңгы чорда нульдән төзелгән беренче (һәм хәзергә кадәр бердәнбер) метро 2005 елның 27 августында эшли башлый. РФ Президенты Владимир Путин да яңа метрода йөреп карарга була.

Казан метросы белән танышу «Кремль» станциясеннән башлана. Монда Владимир Путин ул вакытта Россия өчен уникаль булган метрополитенда түләү системасын – контактсыз пластик смарт-картаны сынап карый. Турникет аша үтеп һәм «Кремль»нең бизәлешен карап, РФ Президенты Владимир Путин, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев метрода «Тукай мәйданы» станциясенә кадәр бара. Монда кунаклар Казан рәссамнарының станция диварларын бизәгән мозаикадан панноларын карыйлар. Поезд икенче тукталышын «Әмәт» станциясендә («Сукно бистәсен» ул тукталышсыз гына үтеп китте) ясый. Монда, пыяла гөмбәз астында, Владимир Путинның метро төзүчеләр белән очрашуы оештырыла. Россия Президенты, метро төзелешендә кулланылырга тиешле кайбер технологияләр нәкъ менә Казанда беренче булып сыналды, дип билгеләп үтә. Метроны бөтен ил белән төзедек, ди ул. Мәскәү дә, Питер да Казанга эшләде… «һәм Казахстан да» - дип өстәп куя Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев. «Әлбәттә», — дип килешә аның белән Владимир Путин.

Р.S. Метро төзелеше 1997 елның 27 августында мемориаль ротонданы җир астына күмеп калдыру белән башланып китә, ротондага киләчәк пассажирларга аталган юллама салынган була. Казан метросының беренче участогы «Кремль» - «Горки» Казанның 1000 еллыгына кулланышка тапшырыла һәм дүрт станциядән тора. Бүген Татарстан башкаласындагы метро 16,9 километрга сузылган һәм 11 станцияне үз эченә ала. Кулланыштагы линияләрнең озынлыгы буенча Казан метросы дөньяда - 154 нче урында, элеккеге СССР метрополитеннары арасында - 11 нче, Россиядә 4 нче урында тора. Станцияләр саны буенча Казан метрополитены, Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Новосибирск шәһәрләреннән кала, 5 нче урынны били.

Фото: kremlin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру