Казан телевидениеcе «Большой вальс» фильмыннан башлана

1955 елның 27 февралендә Татарстан башкаласында һәвәскәр телеүзәк эшли башлый.

Бу көнне казанлылар телеэкраннарда «Большой вальс» фильмын карау мөмкинлегенә ия булалар. Дөрес, әлеге мөмкинлектән файдаланучылар күп түгел – өйләрдә телевизорлар бик зур экзотикага тиң,  сигналы да телеүзәктән 15 километр ераклыкка кадәр генә җитә. Ул  «Радиоприбор» (монда  «Звезда» телевизорлары чыгаралар) заводы контроль-сынау базасында эшли башлый, җиһазларын элеккеге радиоклубта урнаштыралар. Казанда телеүзәкнең сынау тапшырулары эфирга чыга башлавы турында хәтта «Правда» газетасы да  хәбәр итә. Тарихта һәвәскәр телеүзәкне оештыручыларның  исемнәре сакланып калган. Бу Алексей Трашков, Александр Канцевич, Георгий Бобек, Евгений Шапиро һәм башкалар. Һәвәскәр студиянең беренче дикторы Валентина Козина булуы, ә ярты сәгатьлек тапшыруларның эфирга көн саен чыгуы да билгеле.

хххх

 «Почтовый ящик 423» Казан заводының  элеккеге баш инженеры урынбасары Владимир Сорвинның истәлекләре :

«Без берничә кеше Свердловскига, андагы һәвәскәр телеүзәк белән танышырга киттек. Аннан соң  СССР Министрлар Советы Рәисе исеменә безнең телеүзәкне радиоклубка тапшыруларын үтенеп хат юлладык – ул вакытта радиоклуб шактый абруйлы оешма иде инде. Эшебез килеп чыкмады. Тәвәккәлләп КПСС өлкә комитетына киттек – ул чакта беренче секретарь булып Герасимов эшли иде. Секретарь телефон буенча авиация сәнәгате министры белән сөйләште — икенче көннең иртәсенә кирәкле җиһазлар килеп тә җитте. Ләкин аларга шундук башка оешмаларның күзе төште. Төнлә, смена тәмамланганнан соң, мин шыпырт кына эшчеләрне алдым да, без  бөтен техниканы «Радиоприбор» заводы вышкасына күчердек. Иртән башка заводтан коллегаларыбыз килде. Җиһазлар кая киткән? Беркем белми. Әгәр алар җиһазларны алып китәргә өлгергән булсалар, телеүзәк булмый калыр иде!»

 Заводның элеккеге әйдәп баручы инженеры Евгений Шапиро истәлекләре:

«Ул вакытта бөтен җирдә коточкыч цензура, ә бездә - юк: янәсе, һәвәскәрләр, алардан нәрсә сорыйсың инде — зыяны да юк, файдасы да юк! Әйтик, бервакыт Казанга  драматург Александр Володин килде — аның «Фабричная девчонка» спектакле белән ниндидер проблемалары килеп чыккан, һәм ул аны коткарырга тырыша. Ул безгә килде һәм барысын да эфирда сөйләп китте. Иртән «иптәшләр» килеп җитте: «Володин сездә нәрсә эшләде, нәрсә сөйләде?» Ә без, хәтерләмибез, яздырмадык, барысы да эфирга китте, дибез...  Бәйсез, ирекле телевидение нәкъ менә шул елларда башланды да инде!».

Источник фото: http://russsr.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
130
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру