Казанда Мөслим Могамаев сөйгәненә йөз канәфер чәчәге бүләк итә

1972 елның әлеге февраль кичендә Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә барган «Царская невеста» спектаклендә Любаша партиясен Тамара Синявская башкара.

1972 елның әлеге февраль кичендә Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә барган «Царская невеста» спектаклендә Любаша партиясен Тамара Синявская башкара. Спектакль тәмамланганнан соң, артистлар тамашачы каршына баш ияргә чыгалар. Шул вакытта кинәт опера театры сәхнәсендә тынлык урнаша… Бер кочак кызыл канәферләр күтәргән Мөслим Могамаев сәхнәгә күтәрелә. «Сөйгәнем өчен йөз канәфер чәчәге», – дип елмая ул, чәчәкләрен Тамара Синявскаяга сузып.

Мондый самими романтик мөнәсәбәтләр шаһиты булган Казан тамашачысы залны алкышларга күмә, әмма шаккатмый, чөнки бөтен ил Могамаев белән Синявская арасындагы олы һәм саф мәхәббәт турында ишетеп белә. Сөйгәне хакына җырчы, Чиләбе шәһәрендә планлаштырылган концертын өзеп, Казанга очып килә.

Ә мәхәббәт тарихына килгәндә, мөнәсәбәтләр Синявская Баку филармониясенә гастрольләргә килгәч башланып китә. Нәкъ менә шунда бөтенсоюз «Орфее» һәм күпләгән хатын-кызның үзәген өзгән Мөслим Могамаев Тамара Синявская белән очраша да. Аннан ул Зур театрның даими тамашачысына әйләнә, Синявская катнашкан барлык спектакльләрне карый һәм һәрвакыт сөйгәненә чәчәк бәйләме бүләк итә торган була.

Мөслим Могамаев башкаруындагы «Мелодия» җыры да әлеге саф хисләр тәэсирендә туа. Тамара Синявская Италиягә, Миландагы «Ла Скала» театрына стажировка үтәргә китә. Мөслим Могамаев ярты ел сөйгәненнән еракта яшәргә мәҗбүр була. Аерылышып торуны бик авыр кичерә. Шул вакытта Пахмутова һәм Добронравов аңа үзләренең яңа җырларын күрсәтәләр. Җыр Могамаевның ул вакыттагы халәтенә шулкадәр туры килә ки, берничә көн эчендә җырчы аны яздырып та өлгерә. Җырның беренче тыңлаучысы, әлбәттә, Синявская була – сөйгәне «Мелодия» җырын аңа телефон аша башкара.

Тамара Синявская һәм Мөслим Могамаев 1974 елда кавышалар. Һәм алар Советлар Союзының иң матур музыкаль гаиләсе саналалар. Ике бөек җырчы бергә 34 ел яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
66
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру