Казанда троллейбус маршруты Сталин карары буенча ачыла

1948 елның 27 ноябрендә Казанда беренче троллейбус маршруты эшли башлый.

Ул көнне линиягә чыккан сигез МТБ-82 троллейбусы Куйбышев мәйданын (хәзерге Тукай мәйданы) Соцгород янәшәсендәге Каравай бистәсен бәйли. Унбер километрга сузылган маршрутта алты тукталыш була, алып барган өчен түләү, пассажир барырга ниятләгән тукталышларның санына һәм озынлыгына карап, төрлечә була. 

Казан СССРда троллейбус хәрәкәте оештырылган егерменче кала исәпләнә, ә РСФСР буенча – унынчы.

Шунысы кызык:  Казанда троллейбус хәрәкәтен оештыру турындагы документны халыклар атасы үзе раслый. СССР Министрлар  Советының 1948 елның 13 февралендәге Министрлар Советы рәисе Иосиф Сталин һәм Эшләр белән идарә итүче Чадаев имзалаган карарында болай диелә: 1. Авиация сәнәгате министрлыгына түбәндәгеләрне йөкләргә:
а) Казанның Ленин районын Куйбышев исем. мәйдан белән бәйли торган 11 км озынлыктагы троллейбус линиясе төзергә, 1948 елда 1250 мең сумлык чыгымнар белән;  
(…)
ж) 1948 елның беренче яртыеллыгында Казан шәһәре башкарма комитетына РСФСР Министрлар Советы фондлары хисабына 8 троллейбус машинасы бирергә;
(…)
12. Мәскәү шәһәре башкарма комитетына түбәндәгеләрне йөкләргә:
(…)
г)  1948 елның 15 мартына кадәр  Казан шәһәрендә троллейбус төзелеше өчен проект-смета документациясен эшләргә;
д)  1948 елның беренче яртыеллыгында  Казан шәһәре башкарма комитетына Казан шәһәрендә троллейбус линияләрен монтажлау өчен кирәкле сандагы арматура бүлеп бирергә.

Казанда троллейбусның барлыкка килүе атом бомбасына бәйле булуы бик ихтимал. СССРда аны төзү буенча эшләр төгәлләнүгә бара, ә Татария башкаласындагы  авиация заводында атом-төш коралын потенциаль дошман территориясенә кадәр китереп җиткерергә сәләтле «Ту-4» стратегик бомбардировщикларын инде җыя торган булалар. Гаять мөһим оборона предприятиесенә эшчеләрнең барып җитүен җиңеләйтүне башкарырга тиешле троллейбус маршрутын оештыруны шулай итеп стратегик мөһим чара дип санарга мөмкин. Шуңа күрә дә аны оештыру турындагы карар иң югары дәрәҗәдә карала.  

Ә илле елдан соң, кырыс 90 нчы елларда, Казан троллейбуслары инде предприятиене саклап калырга ярдәм итә. Ул чорда дәүләт заказларыннан мәхрүм калган авиация заводында, ничек тә очны очка ялгау өчен, таушалган шәһәр транспортына капиталь ремонт ясау эшен үзләштерәләр. 

Сүз уңаеннан:

Бүген Татарстан башкаласында 10 троллейбус маршруты эшли. Аларда 200 троллейбус хезмәт күрсәтә. Казандагы троллейбус маршрутларының гомуми озынлыгы  - 273 километр. Ләкин соңгы елларда троллейбус маршрутларының кыскаруы тенденциясе сизелә башлады. Троллейбус линияләренең максималь саны 2000 нче еллар башында күзәтелде – ул вакытта Казанда 17 троллейбус маршруты исәпләнә иде.                                             
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
178
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру