Казандагы Ленин гигант размерларга кадәр үсәргә тиеш булган

Татариянең төп мәйданы өчен Ильичны ясарга тиешле скульптор  СССРның тагын дистә ярымлап шәһәре өчен  юлбашчы һәйкәлен ясаган.

Казандагы  Ирек мәйданында Ленин һәйкәле тантаналы төстә 1954 елның 7 ноябрендә ачыла. Ачылыш тантанасында  автор үзе - башкала скульпторы Петр Яцыноның катнашуы билгесез. Скульптор өчен  бу ачылыш зур вакыйга булдымы икән? Чөнки Ильичның ул ясаган бронза һәм гранит сыннары   Ялта, Кронштадт, Ижевск, Грозный, Липецк мәйданнарыннан дөнья революциясенә чакырып торган инде… Алай гына да түгел, әле 1939 елда ук Яцыно әвәләгән Владимир Ильич сыны - Халык хуҗалыгы югары советының төп павильоны каршында, бераз соңрак Мәскәүнең Ленинград вокзалында урнаштырылган булган.

 Дөрес, Казанда Ленин образын беренчел уй буенча бөтенләй башка монумент чагылдырырга тиеш булган. Расланган проект буенча  1951 елда юлбашчының биш метрлы фигурасын ясарга заказ  танылган скульптор Вениамин Пинчукка (1967 елда ул ясаган Ленинны Мәскәү Кремлендә урнаштырачаклар  – ред. иск.) бирелә. Әмма ике елдан соң, заказчы – СССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре буенча комитет контрактны өзә, эшнең бер өлеше башкарылган булуга да карамастан. Әгәр инде әзер Ильич бар икән, нигә ниндидер экспериментлар ясап торырга, өстәвенә,  Петр Яцыно шул ук 1951 елда әлеге сын өчен Сталин премиясен дә алган.

Петр Яцыно варианты рәсми төстә хуплана, комиссия бары тик һәйкәлнең Казан белән идея-сәнгати бәйләнешен генә арттырырга куша. Скульптор  сынатмый: постаментның бер өлешенә әйләнгән трибуна фасадында бронза барельеф пәйда була, анда 1887 елда  Казан университетындагы студентлар сходкасының сурәте төшерелә. Ә җитди постаментта - татар орнаменты.

Ялтада Ленин һәйкәле, kartarf.ru

Болар барысы да ерак 1940 нчы елларда ук (нәкъ шул вакытта хакимиятләр Татария башкаласында дөньяда беренче эшче һәм крестьян дәүләте төзегән юлбашчыга һәйкәл төзү турында уйлыйлар) туган проектка соңгы штрихлар була. Идея туганнан соңгы 15 ел эчендә скульптураны урнаштыру урыны берничә мәртәбә үзгәртелә. Беренчел уй буенча, мәсәлән, унбиш метрлы гигант Ильич хәзерге вакытта Мулланур  Вахитов һәйкәле тора торган урында – калкулыкта урнаштырылырга тиеш була. Икенче  план буенча  – Беренче май мәйданында. Өченчесе буенча  – хәзерге вакытта Министрлар Кабинеты бинасы торган урында…

Казанлылар ияләшкән Ильич беренчел уйдан өч тапкырга кечкенәрәк булып чыга. Яцыно әвәләгән сында бернинди дә сугышчанлык сизелми, бу аны башка бик күп сыннардан аерып тора. Бәлки шуның өчен дә аның язмышы,  башка бронза Ильичлардан аермалы буларак, уңышлырак килеп чыккандыр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1684
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру