Казанга джаз “йоктыручы” көнчыгыш илләрнең свинг короле

Ул дөньяда «иң озак уйнаучы» биг-бендка нигез сала һәм беренче тапкыр татар көйләрен джаз эшкәртүендә яздыра. Бүген, 2 апрель көнне, Олег Лундстремга 104 яшь тулды.

Казанга Олег Лундстрем оркестры тулы составы белән 1947 елда Шанхайдан кайта. Лундстрем һәм аның иптәшләренең бәхете була: туган илләренә кайту тыныч кына уза, беркемне дә репрессияләмиләр. Ихтимал, Кытайда биг-бенд инде атаклы булгангадыр - Лундстремны анда көнчыгыш илләрнең свинг короле дип атыйлар. Хакимият тарафыннан тәкъдим ителгән өч шәһәр арасыннан шанхайлылар Казанны сайлый, чөнки биредә консерватория була. Сайлап ялгышмыйлар: коллектив Татарстан АССРның дәүләт джаз оркестры статусын ала.

Бер үк вакытта Лундстрем һәм аның музыкантлары консерваториягә укырга керә – рәсми белемнәре булмаса, хәтта даһи оркестрантларга да СССРда якты йөз юк. Гаҗәеп модалы костюмнар кигән, үзләре Америка саксофоннарында уйнаучы музыкантлар көнбатыш композицияләрен башкаралар һәм, тиз арада тамашачыларның кызыксынуын яулап, Казанга джаз “авыруы йоктыралар”. Әмма инде бер ел үтүгә, илдә караш үзгәрә - джаз компартия тарафыннан пролетариатка ят музыка дип табыла. Шулай да җирле хакимиятләр гениаль музыкантлар командасын саклап калырга тырыша, гәрчә күпмедер вакыт әлеге артистларга аерым-аерым төрле клубларда һәм кинотеатрларда чыгыш ясап йөрергә туры килсә дә. Сталинның вафатыннан соң, джазны эзәрлекләүләр туктатыла, оркестр яңадан берләшә. Казанда Олег Лундстрем оркестрының концертлары һәрвакыт аншлаг белән уза. 1955 елда ул татар көйләрен джаз эшкәртүендә яздыра. Мәскәүдә уздырылган ТАССР мәдәнияте декадасында да аларны триумф көтә, ләкин ул чакта инде оркестр илебезнең башкаласына күченгән була...

Соңгы мәртәбә Лундстрем Казанга 1994 елда килә. Ә ике елдан соң аның оркестры Гиннесс Рекордлар китабына (Шанхайда 1936 елда оештырыла) кертеләчәк - дөньяда «иң озак уйнаучы» (туктаусыз эшләүче) биг-бенд буларак.

2018 елда Казанда Олег Лундстрем урамы пәйда була.

Фото чыганагы: portal-kultura.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
175
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру