Казанны дошманнан саклау өчен казылган чик сызыгы

Бу көнне, ягъни 1942 елның 11 февралендә 331 километрга сузылган «Казан чик сызыгы» саклану линияләре төзелеше тәмамлана.

СССРның иң эре йөз шәһәрен урап алган саклану ныгытмаларын төзү турындагы карар 1941 елның октябрендә кабул ителә. Мондый карар кабул ителүгә сәбәп - фронтта барган вакыйгалар: немецлар зур тизлек белән илнең уртасына, эченә ыргыла. 1941 елның 22 октябрендә ВКП (б) өлкә комитетының эшләрне оештыру турындагы карары кабул ителүгә, Татария халкын Казан чик сызыгы төзелешенә мобилизацияли башлыйлар. Разнарядка буенча саклану корылмалары төзелешенә Казан - 83,5 меңнән артык кешесен, Нурлат районы – 7,8 мең, Биектау – ике мең кеше җибәрергә тиеш була. Нәтиҗәдә 1941 елның 14 декабренә танкларга каршы чокырлар, окоплар казу, ут нокталары төзү эшләренә 108 мең кеше җәлеп ителә. Хатын-кызлар һәм балалар, карт-корылар ломнар, көрәкләр белән зәһәр суыкларда туң каткан җирне казыйлар. Ашау, өс киемнәре җитешми... Коточкыч авыр хезмәт – өч метр тирәнлектәге траншеяларны кул белән казыйлар, халык ачлыктан, авырулардан кырыла... Өч ай эчендә төзелеш эшләрендә күпме  кеше үлгәнен бүгенге көнгә кадәр төгәл белмиләр. Әмма бурыч үтәлә: 1942 елның 11 февраленә дәүләт кабул итү комиссиясе Казан чик сызыгын кабул итеп ала.

КАЗАН ЧИК СЫЗЫГЫ*. Казанны немец-фашист гаскәрләренең ихтимал булган һөҗүменнән саклау максатында 1941 елның 13 октябрендә СССР Оборона комитетының карары нигезендә төзелгән инженер ныгытмалары системасы. Төзелеш җитәкчеләре - Ф.М.Ковальский, И.М.Ильина, А.П.Баранников һ.б.лар. Оборона чиге Казанны ярымбоҗра рәвешендә уратып ала. Чувашия һәм Татария территорияләре буйлап уза, Покровское авылыннан (Урмары, Кайбыч, Апас торак пунктлары аша) Куйбышев (ТАССР) шәһәренә кадәр. Казан чик сызыгының озынлыгы 331 км ны тәшкил итә, шул исәптән 151 км ы танкларга каршы чокырлар, 79,61 км ы эскарплар, 1,96 км ы контрэскарплар. 392 команда һәм команда-күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы,  танкларга каршы 45 мм лы пушкалар өчен - 44  һәм 76-мм лы пушкалар өчен 12 дзот, 419 землянка төзелә. Немец-фашист гаскәрләренең Мәскәү янындагы җиңелүләреннән (1941-42 еллар) соң, Казан чик сызыгы консервацияләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
72
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру