КФУдан Кембриджга кул сузымы гына

Казан федераль университеты беренче тапкыр The World University  Rankingsка кергән.

The World University Rankings - Times higher education исемле күренекле инглиз журналы версиясе буенча дөньядагы иң яхшы университетлар рейтингы ул.

Бу исемлеккә Казанның югары уку йортының да керүе 2015 елның 30 сентябрендә билгеле булды. КФУ 301 дән алып 350 нче урыннарда торган университетлар компаниясе рейтингында. Дөньяның иң яхшы университетларын исемлегендә 800 югары уку йорты булуын исәпкә алганда, бу – яхшы нәтиҗә. Лондонның әлеге исемлегенә Россиянең унсигез генә уку йорты кергән. Шуларның дүртесе генә рейтингта Казан федераль университетыннан өстәрәк. КФУ ректоры Ильшат Гафуров хәбәр итүенчә, аерым алганда, без Санкт-Петербург университетын һәм мәскәүнең Бауманкасыннан алда барабыз.

Лондонның Тimes higher education югары белем турындагы журналы төзи торган The World University Rankings рейтингы дөньяда иң объективлардан санала.

Фото: media.kpfu.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
150
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру