Хилари Клинтон Барак Обаманың татарларга ни белән бурычлы булуын ачыклады

АКШның дәүләт секретареның Казанга сәфәрен дәүләт департаментында болай аңлаттылар: ул “Мәскәүнең боҗралы юлының теге ягына чыгып, Россиянең башка бер җирен дә” күрергә һәм Татарстанның “толерантлыкны” ныгыту буенча тәҗрибәсен өйрәнергә тели.

АКШның дәүләт секретаре Хилари Клинтон Казанга 2009 елның 14 октябрендә килде. Кол Шәриф мәчетендә булганда, ул никах йоласының шаһиты булды һәм яңа өйләнешкән парларга чәчәкләр бүләк итте. Хатын-кызларның гыйбадәт кылу урынын карар өчен аяк киемен салырга да иренмәде. Благовещен соборында Казанның Изге ана иконасына баш иде – моның өчен изге иконаны берничә сәгатькә  Богородицкий монастыреның Крестовоздвиңенский гыйбадәтханәсеннән махсус алып килделәр (моңа кадәр аны Казанга Борис Ельцин, Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев килгәндә генә алып килгәннәре бар иде).

Казан Кремлендә Клинтон ханым Минтимер Шәймиев  белән әңгәмә корды. Сөйләшү файдалы булды: Клинтон Татарстан Президенты белән Әрмәнстан һәм Төркиянең үзара мөнәсәбәтләре буенча киңәшләшү ихтималын да әйтте. “Ихтимал, бу  мәсьәләләрдә мин сезгә шалтыратырмын, сез бу җәһәттән кирәкле киңәш бирә алырсыз дип уйлыйм”, - диде АКШның дәүләт секретаре. – Сез – кешеләр бергәләшеп яши һәм уртак киләчәккә бергә бара алганны күрсәткән үрнәк. Сез үз җитәкчелегегез мисалында үзәкләштерүе булуның идарә итүдә иң яхшы ысул юл булуын расладыгыз”. Шәймиевнең җавабы да кимен куймады: “Миңа сезнең белән эшләү ошый башлады да инде!

Республика башлыгы кунакка Татарстан символы - канатлы барсның сынын күрсәтте, аның постаментында “Булдырабыз!” дип язылган иде. “Сез бу шигарьне алты ел элек әйттегез, шуңа да мин президент Обамага шушы слоган өчен сезгә бурычлы булуын әйтәчәкмен”, - дип мактап алды Клинтон ханым (Барак Обама сайлау алды кампаниясендә «Yes, we can» слоганын кулланды).

Казан дәүләт университетында (хәзер КФУ) АКШның дәүләт секретаре Татарстан җәмәгатьчелегенең тугыз вәкиле белән очрашты. “Казан –  бөтен дөньяда бара торган дини, конфессияара, социаль һәм икътисади процесслар моделе ул... Әлеге диалог безнең өчен мөһим, чөнки Обама хакимияте ислам дөньясын башка хакимиятләр белән элемтәләр ярдәмендә генә аңларга омтылмый, ул кешеләр турыдан-туры белән аралашу аша аңларга тырыша, - дип мөрәҗәгать итте аларга Хилари. – Сез үзегезнең эшчәнлегегездә нинди кыенлыкларга блыгасыз, минем шулар турында да ишетәсе килә, чөнки бер генә ил дә идеаль түгел бит”.

Шулай да, кыенлыклар турында сөйләшү булмый калды. Казан рухани семинариясенең һәм КДУның философия факультеты укытучысы Роман модин аңлатып китте: Татарстанда, шул исәптән хакимиятләр тудырган шартлар нәтиҗәсендә дә, “православ чиркәве белән ислам рухинаиларының үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар”. Россия ислам университеты проректоры Марат Гыйльманов төгәллек кертте: “Татарлар – үзләренә эчтән карый торган халык. Без исламны ирекле рәвештә кабул иткәнбез, шушы тәгълиматка таянып, без аны башкаларга такмыйбыз”.

АКШның дәүләт секретаре Хиалри Клинтон КДУның мактаулы кунаклары китабында болай дип язып калдырды: “Биредә Татарстан, Россия һәм дөнья халыкларының якты киләчәге төзелешендә лаеклы урыннарын алырга әзерләнүче студентлар укый. Америка сезнең партнерыгыз булу белән горурлана”.

Фото: Татарстан Президенты матбугат хезмәте/Михаил Козловский

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
89
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру