Колшәриф мәчете төзелешенә татарстанлылар 400 миллион сумнан артык акча җыялар

24 ел элек, 1996 елның 21 февралендә, Казан Кремле территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Указы тексты язылган Истәлек билгесе урнаштырыла: «Тарихи мирасның буыннан-буынга күчүен саклау максатында Колшәриф мәчете бинасын торгызырга…».

Мәчет төзелеше шул көннән башлана. 1552 елның октябрендә Казанны саклау вакытында һәлак булган сәет Колшәриф хөрмәтенә  аталган тарихи мәчетне торгызу максатына дип, татарстанлылар 400 миллион сумнан артык акча җыялар. Акча салучыларның барысының да исемнәре (35 шәхси зат һәм 600дән артык предприятие) Истәлек китабында мәңгеләштерелә.

Колшәриф мәчете ачылышы тантанасы  2005 елның 24 июнендә Казанның 1000 еллыгына туры китерелә. «Бүген без барыбыз да халкыбызның изге теләге – Колшәриф мәчетен торгызуны тормышка ашыруның шаһитлары булып торабыз, - диде тантанада чыгыш ясаганда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев. – Халкыбыз тарихының 450 ел элек өзелгән җебен ялгау кебек изге эш нәкъ менә безнең буынга туры килде. Колшәриф мәчете гади мәчет кенә түгел, хәтта республикабыз башкаласындагы төп мәчет кенә дә түгел. Ул Казан һәм Татарстанның яңа символы, бөтен татар дөньясының тартылу үзәге. Ул безнең үткәнебезне һәм бүгенгебезне ялгаучы күпер булып тора».

Сүз уңаеннан

1996 елның 9 июнендә Колшәриф мәчете төзелеше урынында РФ Президенты Борис Ельцин да булып китә. Истәлек билгесе янында аны проект белән таныштыралар. Архитектор җиткергән хәбәрне дикъкать белән тыңлаганнан соң, Борис Николаевич бер генә сорау бирә:

- Ну, манаралар биегрәк булмастыр, дип ышанам? –  ди ул, янәшәдәге храм гөмбәзләренә ишарәләп.

- Юк-юк, нәкъ ике метрга кыскарак булачак... Сөембикә манарасыннан, - ди архитектор, югалып калмыйча.

Ельцин канәгать калып, белгечнең сүзен җөпли, һәм төркем алга таба үз маршрутын дәвам итә.

Источник фото: tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
105
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру