«Күпме яшәсәң, шуның кадәр җырларсың…»

Ул Вахитов комбинатының шәм цехында эшли, кичләрен укый, әмма профессор Гыйлем Камай бервакыт болай ди: «Булатовага монда эшләп йөрисе юк, ул барыбер артист булачак...”

Парадокс: опера җырчысы, меццо-сопраносы Нәҗип Җиһановны, Рөстәм Яхинны һәм башка бөек музыкантларны сокландырган Мөнирә Булатованы профессор-химик «ача». Зур театрда стажировка, Татар опера театрында дистәләрчә еллар әйдәп баручы солистка булып эшләү, дөньяның иң яхшы операларында иң гүзәл образлар – болары соңрак булачак әле.

Әлегә Булатова – шәм цехы мастеры – тормышын җитди үзгәртергә карар итә: Шәрык музыка техникумына укырга керә. Бер елдан соң Мөнирәне Мәскәү консерваториясе каршындагы татар опера студиясенә студент итеп чакырачаклар, ә ул озак икеләнәчәк әле, әмма вокал буенча педагог, рус шагыйре Апухтинның хатыны Ксения Апухтина үгетләп җибәрәчәк аны: барырга кирәк! «Күпме яшәсәң, шуның кадәр җырларсың. Туктап кына калма!..» – диячәк Мәскәү консерваториясе профессоры Марина Владимирова. Бу сүзләр дә алдан күреп әйтелгәндәй була, гәрчә Булатованың табигый оялчанлыгы, сәхнәдән патологик куркуы аның сәхнә карьерасына аяк чалыр кебек тоелса да.

Монда Мәскәүнең танылган невропатологы ярдәм итә, Мөнирә аңа чыгарылыш концерты алдыннан мөрәҗәгать итә. Кызның куркуларны тыңлап, ул болай ди: «Сез үз һөнәрегезне яратачаксыз, чөнки иң бәхетле мизгелләрегез спектакльләрдән һәм концертлардан соң булачак. Шул мизгелләр сезгә көч бирәчәк...»

Опера җырчысы булгач, Мөнирә Булатова Рөстәм Яхин белән дуслашачак. Яхин үзенең күп романсларын махсус аның тавышы өчен язачак, ул аларны беренче булып башкарачак. Алар әле радио өчен бергәләп, ике романс яздыра – Яхин менә дигән баритон тавышка ия.

Кырыгынчы еллар башында Мөнирә Булатованың Нәҗип Җиһанов белән дуслыгы башлана. Ул аның «Качкын» операсында җырлый, ә «Алтынчәч»тәге Тузгак партиясе аның иң яратканы була. Булатова гомере буена әлеге дуслыкның ядкарьләрен истәлек итеп саклый – композитор үзе бүләк иткән «Җәлил» операсының клавирларын һәм теге яки бу романсны башкаруын сорап язган язуларын...

Бүген, 19 майда, Мөнирә Булатовага 106 яшь тулды.

Досье:

Мөнирә Булатова, опера җырчысы (меццо-сопрано). 1939-1978 елларда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры солисткасы. 1967-1970 елларда – театрның директоры. РСФСРның халык артисты, ТАССРның халык артисты.

Фото
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
122
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру