Курчак театры патшаларча яши башлады

Манаралары, колонналары, әкият геройларының сыннары урнаштырылган тылсымлы замок – Казанда 2012 елның 1 мартында ачылган “Әкият” курчак театры бинасын яшь тамашачы шунда ук үз итеп өлгерде.

Татарстан башкасына үзенчәлекле ямь өстәгән әкиятләр сараен ачылуга ук Россиядәге иң матур биналарның берсе дип атадылар. Бинаның эчке ягы да тышкысыннан калышмый: патша сарайларындагыдай зиннәтле фойе, төрле елларда сәхнгә менгән персонажларны тупланган курчаклар музее... Ниһаять, иң мөһиме: бинада ике тамашачы залы бар. Зурысы 250 урынга исәпләнгән, ә кечесе – 100 кешегә. Әлеге могҗизаны булдыру өчен бюджеттан 1 миллиард 300 миллион сум акча бүленеп бирелде, ә төзелеш өч ел ярым барды. «Әкият» моңа лаек та: Татарстан театрлары арасында иң өлкәннәренең берсе саналган курчак театрына 1934 елда нигез салына, иң беренче көннәреннән үк биредә балалар өчен спектакльләрне ике телдә – татар һәм рус телләрендә уйныйлар. Һәм бүген дә «Әкият»нең репертуарында татар һәм рус телләрендә башкарыла торган 40 тан артык спектакль исәпләнә. Ул УНИМА – Халыкара курчак театры союзының коллектив әгъзасы булып тора. Театр Германия, Франция, Төркия, Болгария, Румыния, Финляндия, Украина, Белоруссия, Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстан кебек илләрдә оештырыла торган халыкара фестивальләрдә катнаша. 2016 елда II Халыкара «Шомбай-fest» курчак театрлары фестивалендә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры «Иң яхшы режиссёрлык эше өчен», «Иң яхшы актёрлык эше өчен» номинацияләрендә дипломнарга ия булды.

Фото чыганагы: kzn.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру