«Кызыл Армия маршы» Җиңү көнен ничек якынайткан

«Красная Татария» газетасы хәбәр иткән бу вакыйга Казанда 1929 елның 25 февралендә була. Татар полкы – Якуб Чанышев исемендәге 1 нче Казан укчылар дивизиясе, яисә, халыкта аталып йөртелгәнчә, 1 нче татар полкы.

Ә марш – күренекле кызыл командирның шәхси үтенече буенча татар композиторы Салих Сәйдәшев язган атаклы  «Кызыл Армия маршы». Татар полкы Кызыл мәйданда узачак парадта катнашырга тиеш була, һәм Чанышев Мавзолей трибуналары яныннан  частеның үз  маршы астында атлап үтүен тели.

Сәйдәшев куелган бурычны җиренә җиткереп, әйтергә кирәк, менә дигән итеп башкарып чыга, гәрчә башта бу эштән баш тартып караса да. Янәсе, ул лирик, маршлар язу аның хәленнән килми. Хәлдән килү генә түгел – ул, үз заманыннан узып, киләсе буынннарга барып ирешерлек даһи әсәр иҗат итә. «Кызыл Армия маршы» илнең күпләгән хәрби тынлы оркестрлары репертуарына кертелә. 1941 елда әлеге марш астында татарстанлыларны фронтка озаталар, ә 1945 елда җиңүчеләрне  каршы алалар.  «Кызыл Армия маршы» 1945 елда Мәскәүдә Җиңү парадында да яңгырый. Һәм бүген Казан вокзалында  Мәскәү фирма поездын Сәйдәш маршы белән каршы алалар һәм озаталар.

Сүз уңаеннан:

Беренче тапкыр «Кызыл Армия маршы»  1929 елның 23 февралендә  Татар академия театрында яңгырый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
135
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру