Магистраль идеясе һавада туган

Булачак «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридорының Татарстандагы участогында хәрәкәтне 2010 елның 27 октябрендә ачалар.

Яңа салынган «Шәле – Саескан Тавы» магистраленең сыйфатын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, автомобиль руле артына утырып, үзе сынап карый. «М7 һәм М5 трассаларын тоташтыручы юл төзү безнең күптәнге хыялыбыз иде, — ди Президент трассаны ачу тантанасында. — Без аны төзи башлаганда «Европа — Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры концепциясе пәйда булды. Һәм безнең участок әлеге проектка кереп утырды». Республика башлыгы сүзләренә караганда, Татарстанда әлеге яңа юлны салу идеясе ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнеке. «Ул бервакыт ничектер әлеге урыннар өстеннән очканда Шәле авылы белән Саескан Тавы арасының алай ук озын булмавына һәм монда юл салып булачагына игътибар итә», - дип ачыклык кертә ул юл ачылышы тантанасында.

 Казанга кереп тормыйча гына, М7 һәм М5 автоюлларын тоташтырырга һәм ТР башкаласы аша транзит агымын киметергә тиешле әлеге  40 километрлы трассаны төзү 1998 елда башлана. Юлның бу көнне кулланышка тапшырылган беренче чиратын төзү өчен 4,6 миллиард сум акча тотыла. Әлеге акчаларга 1Б категориясенә кергән трасса салына.

Фото: tatarstan.ru

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1618
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру