Маршал Чуйков сугыш сәнгатенә Мамадыш белән Алабуга янында өйрәнгән

Бөек Ватан сугышы командармs Василий Чуйков Сталинградны cаклап калган һәм Берлин гарнизонының капитуляциясен кабул иткән. Әмма аның беренче җиңүләре Татарстанда булган. Бүген, 12 февральдә, аның тууына 120 ел булды.

Үзенең “Сталинградтан Берлинга кадәр” дигән мемуарларында ике тапкыр Советлар Союзы Герое, маршал Василий Чуйков Гражданнар сугышы вакытында Чулман  һәм Нократтагы алышларда катнашуы турында тәфсилләп сөйли. Менә аның китабыннан бер өзек: “Минзәләдән унбиш чакрымда безнең янга посыльный килде һәм фәрман белән таныштырды: “Бер урында таптанасы түгел. Минзәләне алырга боерам. Үтәлү туры

- Яхшы, - диде комиссар, - моңа кадәр без нәрсә кирәк, шуны эшләдек, - һәм җилкәгә кулын салды. Ул минем күкрәктә йөрәгемнең шатлыктан сикерүен гүя сизә иде: Азин, начдив Азин мин күптәннән көткән фәрманны бирә! Хәзер инде тизлекне арттырып, Минзәләгә кыю адымнар белән бәреп керәсе генә калды...

Киңәшләшеп, карар кабул итәбез: дошманга һөҗүмне төнлә ясыйбыз; коммунистик батальон ротасыннан 40 нчы полк юл күрсәтүчеләре белән Минзәләне көньяктан урап уза һәм таң белән һөҗүм итә башлый. Контрым отряды Маклинның вак калиберлы батареясы ярдәмендә шәһәрнең уртасына керә.    

Иртәнгә тагын да суытып җибәрде, безнең звено һөҗүмгә күчте. Шәһәргә кораллы һөҗүм башланды. Минзәләдә, ихтимал, паника башлангандыр: анда чаң какканнары ишетелде. Без шәһәргә бәреп кердек. Акгвардиячеләр каршылык күрсәтә алмадылар. Алар безне көтмәгән иде һәм паникага бирелделәр. <...> Үземнең команда пунктын почтага урнаштырдым. Ничек кирәк, алай Яр Чаллы белән элемтәгә кереп, Азинның фәрманын үтәвебезне хәбәр иттем”.

Биредә, Татарстанда булачак командарм командир ярдәмчесеннән башлап, укчылар полкы командирына кадәр сугышчан юл үтә. Биредә үзенең беренче җиңүләренә ирешә, тәҗрибә туплый, соңрак ул аңа Бөек Ватан сугышында кирәк була.

“4 майда кич белән без исән-имин Мамадышка килеп төштек. Дошманны бездән киң сулы Нократ кына аерып тора иде. Колчак гаскәрләренә каршы көрәштә безнең дивизия өчен иң авыр сынаулар чоры шунда төгәлләнде дә. Алар үзләре теләгән җиңүгә ирешә алмады. Колчакның төньяк юнәлеш буйлап Мәскәүгә һөҗүм итү планы барып чыкмады”, - дип искә ала үзенең мемуарларында маршал Чуйков.

Әлеге вакыйгалардан соң егерме дүрт елдан да азрак вакыт үтүгә  Василий Чуйковның 62 нче армиясе фашистларның Сталинградка һөҗүм итү планын өзә.

нда хәбәр итәргә. Начдив Азин”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
83
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру