Маузер һәм кулъязмаларны яшерен урыныннан чыгардылар

Василий Аксеновның Казандагы йорт-музеен беренче булып тамаша кылучылар арасында язучылар Дмитрий Быков, Михаил Веллер, Александр Кабаков, Светлана Васильева һәм музыкант Андрей Макаревич бар…

“Йолдызлы билет”, “Кырым утравы” һәм башка дистәләрчә романнар һәм повестьлар авторының йорт-музеен Казанда 2009 елның 12 ноябрендә – “Аксенов-фест” әдәби-музыкаль фестиваленең беренче көнендә ачканнар иде. Алтмышынчы елларның күренекле язучысы балачагы үткән йортны музей итү турында үзе исән чагында ук планлаштырган булган икән. “Ике ел элек без Аксенов белән аның йорты булган урыннан узган идек. Ул шунда әлеге музейны ни рәвешле итеп күрүе турында сөйләде, - ди Казанның мэры Ильсур Метшин. – Аның әйтүенчә, биредә зур булмаган тамаша залы булырга һәм анда иҗат кешеләре очрашулар үткәрергә тиеш...”

Бу залда, үзенә күрә иҗади кунак бүлмәсендә 12 ноябрьдә аның Казанда бергә укыган сыйныфташлары Аксенов турында хатирәләре белән уртаклашты, Андрей Макаревич гитарага уйнап җырлады – ул да кайчандыр Аксенов кебек үк, Россиягә чит илдән “ни хикмәттер кадерле булган һәм күпне күргән туган җиренең тыныч җырын тыңларга” кайткан герой. Биредә “Арыслан оясы” дигән хикәяләр җыентыгын тәкъдир иттеләр, язучы аны гомеренең соңгы елларында эшләгән.

Бу көнне тагын йортка реставрация ясаганда килеп чыккан табылдык турында да билгеле булды. Идән астында яшерен урын булган, ә анда Павел Аксеновның (ул Казан дәүләт советы рәисе булган, репрессияләргә дучар ителгән – ред. иск.) – язучының әтисенең кулъязмалары һәм маузеры сакланып калган. Язучы хатирәләреннән күренгәнчә, бала чагында ул шул маузер белән уйнап йөргән... Әлеге кыйммәтле истәлекләрне музейга Казан мэры бүләк итеп бирде. 

Язучының улы Алексей Аксенов музейга әтисенең язу машинасын бүләк итеп, болай диде: “Биредә минем әтиемне хәтерләүләре һәм яратуларыннан күңелем  тулды”.

“Экспозициядә без шул еллар атмосферасын кабатларга тырыштык, - дип сөйләде Василий Аксеновның йорт-музее концепциясенең авторы Наталья Макаревич. – Тышта калган үткәргечләр дә, ачык счетчиклар да, түшәмгә үк тиеп тормаган бүлмә такталары да – шуннан. Коридорны да без ул вакытта коммуналкалардагыча итеп эшләдек. Коридорларда керләр киптергәннәрен истә тотып, без фотографияләрне кер каптыргычларына элеп чыктык... Мемориаль зонадан тыш, зур булмаган концертлар залы да бар. Василий Павлович шулай теләгән иде”.

Фото: tatar-inform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
180
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру