«Миллионынчының» кайтуы

​​​​​​​Бүген Яр Чаллыда КАМАЗ музеена1988 елның октябрендә конвейердан төшкән миллионынчы йөк машинасын бүләк иттеләр.

Фотода 2003 елда миллионынчы «КАМАЗ»

Ул вакытта руль артына Барнаулдан социалистик ярышлар җиңүчесе Юрий Панин утыра. “КАМАЗ”ны туган шәһәренә алып кайткач, ул, берничә ай үтүгә, үзенең яраткан самосвалы руле артына утыра, ә юбилей автомобилен башка йөртүчегә – Владимир Погибелевка бирәләр. Легендар машинаны 1989 елдан алып 2003 елга кадәр нәкъ менә ул йөртә. Шушы “КАМАЗ”да беренче рейсын ул Әрмәнстанга Ленинакан шәһәренә (Бер якка 6000 чакырм) ясый. Аннан соң “КАМАЗ” һәм аның йөртүчесе Минскида, Ленинградта, Львовта, Ярославльдә, Түбән Тагилда, Пермьдә, Алма-Атада, Красноярскида, Воронежда һәм башка шәһәрләрдә була.

“Үзенең двигателе ремонтсыз-нисез 400 000 чакрымнан артыграк юл үтте, рекдуторлары – 800 000 чакрымга якын... 2001 елда кабинаның канатларын алыштырдым, тутыктылар. Ә 2003 елда кузовында бортларын алыштырдым”, - диелә Владимир Погибелевның хатирәләрендә. – “Яр Чаллыга рейс туры килгәч, үзем  белән улымны да алдым. “КАМАЗ”га килгәч автозавод территориясенә чит кешеләрне кертү тыела, диделәр. Шуңа да улымны йоклый торган урында одеял астына качырдым. Берәү дә күрмәде... Артка борылып карап, шуны әйтәм: миндә миллионынчы “КАМАЗ” турында бары тик җылы истәлекләр генә”.

Бүген автоградта Машина төзүчеләр көнен билгелиләр. Тантаналарда Татарстан Презиенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Миллионынчы йөк машинасын һәм социалистик ярыш җиңүчесе вымпелын музейга ТР Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко тапшырды.

Текстта “КАМАЗ хәбәрләре” басмасыннан өзекләр дә китерелә  Судьба миллионного автомобиля КАМАЗ

Фото: «Вести КАМАЗа», ГК «КОРИБ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
122
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру