Нева проспекты  Иделгә якынлашты...

Татарстан башкаласында җәяүлеләр өчен яңа урам барлыкка килде. Меңъеллык Казанга аны Нева ярларында урнашкан шәһәр бүләк итте.

2005 елның 24 августында Санкт-Петербург урамын ачу тантанасында Төньяк башкаланың губернаторы Валентина Мативиенко катнашты. Татарстан исә Санкт-Петербург кешеләренә шәһәрнең 300 еллыгы уңаеннан яңартылган Казан урамын бүләк итте. Губернатор әйтүенчә, ул бүген иң төзек урамнарның берсе булып санала. Хәзер Нева ярларына урнашкан шәһәр Казанга “Васильев утравының бер кисәген, Неваның гранит яр буен, Петербург күперләренең рәшәткәләрен, 1767 елда патшабикә Екатерина II Казанга утырып килгән “Тверь” галерасының бәләкәй нөсхәсен” чагылдырган урамны бүләк итә. “Иң мөһиме: бу урамда Петербург рухы саклана, һәм без Казан тарихында безнең шәһәрнең бер кисәге – Санкт-Петербургның бер почмагы сакланыр дип ышанабыз”, – дип сүзен йомгаклады Валентина Матвиенко.

Тантанада катнашкан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев искәртүенчә, урамга кергәндә, гомерен трки халыкларның тарихын өйрәнүгә багышлаган һәм безнең борынгы җиребездә халыклар дуслыгын һәм тынычлык булдыруга хезмәт иткән Лев Гумилев бюсты каршы ала. Президент Лев Гумилевның берничә сүзен дә искә төшерде, аларның берсе һәйкәлгә дә уеп язып куелган: “Мин, рус кешесе, гомерем буена татарларны ялалардан сакладым”. Республика җитәкчеләре һәм шәрәфле кунаклар казанлылар белән яңа урам буйлап экскурсия ясады, ахырда аларны Эдита Пьеха, Людмила Сенчина, Альберт Асадуллин һәм эстраданың башка йолдызларының чыгышлары көтә иде.

Фото: diary-culture.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру