«Әни, сиңа зур һәм соңгы үтенечем бар...»

Матур әкиятләрнең авторын Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр. 2968 санлы тоткынның карточкасына чиновник битарафлык белән: “Үлемнең сәбәбе: башын кисү”, дип теркәп куя...

2968 санлы тоткын татар язучысы Абдулла Алиш була. Үзенең кыска гына гомерендә (1908 елның 14 сентябрендә туган) ул мелиоратор, КазГРЭС беренче бишъеллыгы төзелешендә десятник, журналист булырга өлгерә, профессиональ язучы була. 1939 елда Муса Җәлил Алишка биргән характеристикасында болай дип язган: “А. Алиш әсәрләре теленең җиңеллеге, мавыктыргыч булуы һәм эчтәлеге белән аерылып тора...”   

Алиш балалар өчен яза. “Бөтен иҗатымны балаларга багышларга телим”, дия торган булган. 1940 елда аның “Ана әкиятләре” дигән беренче китабы дөнья күрә – ул татар телендәге балалар әдәбиятының алтын фондына кергән, берничә тапкыр рус телендә дә басылып чыккан.

Әкиятче Алиш 1941 елда сугышка китә. Фронттан язган бер хатында әнисенә болай ди: “Беләм, кайгың зур, әмма тыныч бул, исән булсам – кайтырмын. Шатлыклы очрашулар булыр әле, бөтен туганнар бергә җыелыр...” Табигате белән оптимист, бу юлы ул, күрәсең, бәхетле очрашуларга үзе дә ышанмый. Һәм хатына мондый юллар өстәп куя: “Әни, минем сиңа зур һәм соңгы үтенечем бар: минем кадерле нәни балаларымны сөеп, алар турында минем турыда кайгырткан кебек кайгыртсаң иде, яннарына барып йөр...”

Алиштан хатлар октябрь аеннан соң килми башлый: хәбәрсез югала... Сугыштан соң берничә ел узгач, шунысы билгеле була: Брянск фронтында сугышкан, әсирлеккә эләккән. Аннан соң Литвада, Польшада, Германиядә концлагерь. Биредә – Җәлил белән очрашу. Җәлил исә Алишка таянып булуына ышана.

“Идел-урал” легионында тәрҗемәче Абдулла Алиш әнә шулай барлыкка килә – бу исә “хуҗалар” – немецлар өчен. Җәлил һәм аның яшерен оешмасындагы иптәшләре өчен – тагын бер үзебезнең кеше. Алга таба – көн саен гомереңне куркыныч астына куеп эшләү, нәтиҗәдә батальоннарның партизаннар ягына күчүе.

Җәлилне, Алишны һәм яшерен оешманың башка әгъзаларын легионерлар күтәрелешен әзерләгәндә тоталар. Алга таба – Берлинда Моабит төрмәсе. Җәзалаулар, сорау алулар, янә җәзалаулар... Һәм котылуның бер чарасы да юк. 1944 елның башында Абдулла Алиш иреккә бер язу гына тапшыра ала. Ул анда үзләренең дәүләт җинаятьчеләре буларак кулга алынулары, хөкем көтүләре һәм иреккә өметләнүләре турында хәбәр итә. Алиш эштәге хезмәттәшләренә сәламнәр тапшыра, бәхет тели һәм Туган илгә исән кайтканнардан аның майлайларын үбүен үтенә...

Яшерен оешма әгъзасын 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалыйлар. Төрмә чиновнигы Глюк 2968 санлы тоткын Алишның карточкасына болай дип язып куя: “Берлин. Шарлоттенбург. 1944 елның 26 августы. Язучы Абдулла алиш, мөселман, Казанда, Дзержинский урамы, 18-19 адресы буенча яши. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта Берлинда, Шарлоттенбургта, Кенигсдамм , 7 адресы буенча үлде. Мәрхүм 1908 елның 15 сентябрендә Көек авылында (Россия) туган... Үлем сәбәбе: башын кисү”.

Р. S. Төрмәдә хөкем, аннан соң җәза көткәндә, Абдулла Алиш шигырьләр яза. Аның дәфтәрләренең берсе (15 шигырь) дистәләрчә куллар аша үтеп, элеккеге әсир Нигъмәт Терегуловка килеп эләгә, ул аларны туган илгә алып кайтып тапшыра. “Көрәш белән тудык, көрәш белән / Керәбез дә ахры кабергә, - дип язган әкиятче Абдулла Алиш үләр алдыннан. – Язган икән соңгы сулышыбызны / Илебез бәхете өчен бирергә”.

Фотодан: Рокыя ханым уллары Алмаз (уртада) һәм Айваз белән. 1950 нче еллар.

Фото чыганагы: syuyumbike.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
194
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру