«Ока»га алмашка  Rexton килде

2005 елның 22 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә серияләп җитештерелергә тиешле беренче  Ssang Yong Rexton автомобилен конвейердан төшерәләр.

Әлеге вакыйга Кече литражлы автомобильләр заводында булды. Моңа кадәр биредә массакүләм рәвештә  «Ока» машиналары җитештерелде. Заводның яңа хуҗасы -  «Северсталь-Авто» холдинг компаниясе Көньяк Кореяның  Ssang Yong Motor Company  фирмасы белән лицензияле шартнамә нигезендә Ssang Yong Rexton автомобилен җыю турында килешүгә кул куйды.

Җитештерүне ачу тантанасында «Северсталь-Авто» ААҖ генераль директоры Вадим Швецов хуҗаларның соравы буенча Чаллыда җыелган беренче Rexton руле артына утырды һәм аны шәхсән үзе стапельдән төшерде. Ул бу вакыйганы шәһәр һәм Татарстан өчен генә түгел, илебезнең автомобиль төзелеше тармагы өчен мөһим вакыйга дип атады.

Ул вакытта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов  ЗМА территориясендә әлеге автомобильләрне җыюны оештыруны республиканың икътисадый үсеше өстәмә импульс дип атый. «Бүген безнең яңа җитештерү объекты, яңа технологияләр пәйда була, мин республикабызга «Северсталь-Авто» ходингы кебек эре инвесторның килүенә ихлас шат. Безнең хезмәттәшлекнең башлангычы бик матур һәм аны тирәнәйтү перспективалары да яхшы”, - дип басым ясый ул.

Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов һәм Вадим Швецов яклар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куялар, аның төп бурычлары —  инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру һәм, республикада автомобиль компонентларын җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләрнең егәрләрен җәлеп итеп,  «ЗМА» ААҖ мәйданчыкларында автомобильнең яңа модельләрен җитештерүне  арттыру.

«Шул рәвешле, — дип хәбәр итә матбугат конференциясендә  Премьер-министр, — бүген без, элеккеге килешүләрне раслап, алга таба шактый зур адым ясыйбыз. Сер түгел, ЗМАны сату мәсьәләсенә карашлар төрле иде. Ләкин  инвестор, заманча продуктны  серияләп җитештерә башлауны җайга салып, үз ниятләренең җитдилеген раслады». 

«Северсталь - Авто» холдингы генераль дирекоры, үз чиратында, якындагы планнар белән уртаклаша: читтән кертелгән узеллар һәм агрегатлар кулланып 2006 ел ахырына кадәр 5000 автомобиль җыю. Аларны илебездә ясалганнарга алыштыру мөмкинлеге турында проектны оештыручылар берни дә әйтмиләр. Бары тик төгәлләштерәләр генә: импортны алыштыру һәм аның сроклары турында бары тик яңа эретеп-ябыштыру һәм җыю производстволарын сафка бастырганнан соң, буяу линиясен яңартканнан соң гына җитди сөйләшергә була.

Аның каравы, Чаллы-Корея автомобиленең бәясен компания менеджерлары  Россиянең әлеге класска керүче автомобильләр базарында иң яхшысы дип белдерәләр. Иң «демократик» модель —  150 ат көченә ия двигательле, «механикалы» һәм велюр салонлысы —  31 мең АКШ доллары тора, иң «текәсе» -10 мең долларга кыйммәтрәк.

Лицензия нигезендә җыела торган автомобильләр проектын гамәлгә ашыруга инвестор 70 миллион доллар акча кертә.

Р.S. Автомобильләрне җыю башланганан соң бер ел да үтми, 2006 елның октябрендә, "Северсталь-авто" ААҖ ЗМА территориясендә тулы цикллы җитештерүне эшләтеп җибәрә. Эретеп-җыюны, буяуны һәм автомобиль җыюны тулысынча предприятие мәйданчыкларында башкаруга ирешәләр. Проектка әзерләнү кысаларында буяу линиясе яңартыла, яңа эретеп-ябыштыру һәм җыю җайланмалары пәйда була, автомобильләрне сынауның яңа линиясе дә оештырыла.

Фотода: SsangYong Rexton II җитештерүне башлап җибәрү, 2007 ел.

Фото: auto-dealer.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2109
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру