«Ул әле һаман төшләремә керә. Куркыныч, коточкыч…»

Солдат сугыштан алып катйкан трофей бәһасез: сугышлар тынып торган арада окопларда һәм землянкаларда ясалган 250 рәсем...

Фронтта беренче рәсемен рядовой Харис Якупов  1941 елның декабрендә  – үзенең беренче сугышыннан соң биш ай үткәч ясый. Елец шәһәрен фашистлардан азат иткәч, хәл алырга бирелгән кыска гына вакыт аралыгында ясый башлый ул. Аңа кадәр кәгазь-карандш кайгысы юк: чигенү, бомбага тотулар,  җиңүләренә нык ышанган немец ташкынын тоткарларга тырышу, пехотаның канкойгыч сугышлар алып баруы...

Беренче җиңү канатлар куйгандай була, сугышчылар дәртләнеп китә. Тынлык торганда күптән түгел генә Казан сәнгать училищесы студенты булган Якупов күргәннәрне кәгазьгә төшерергә омтыла: азат ителгән шәһәрне, сугыш кырындагы солдатларны, безнең батареялардан дошман ягына яуган ут ташкынын, җимерелгән дошман техникасын… Һәм тагын әсир ителгән немецларны –– әле бер ай элек генә оятсызларча безнең позицияләргә үрмәләгәннәргә бөтенләй охшамаган мескен хәлдә калганнарны.

Аның фронтта ясалган иң беренче картиналарында – нәкъ менә әсирләр. Һәм кыска гына рәсем аслары: «Әсир ефрейтор», «Әсир немецлар»… Еллар үткәч, рәссам болай дип искә төшерәчәк: баштарак көләрләр дип, полкташларыннан үзләрен ясатырга рөхсәт сорарга оялган. Ләкин иптәшләре аңарда бик тиз арада чын рәссамны күреп алалар. Бик тиздән ул үз иптәшләрен – кызылармиячеләрне ясый башлый.  «Снайпер»(1941), «Дустым  старшина Коппа» (1942) рәсемнәре әнә шулай пәйда була…

Дөрес, Якуповның поход галереясында сакланып калган рәсемнәре арасында портретлар алай күп түгел. Эш шунда ки, рәссам гадәттә аларны иптәшләренә бүләк иткән, ә алар өйләренә, туганнарына җибәргән. Сугышның үз кануннары, алар кырыс: кайбер гаиләләрдә Якупов ясаган портретлар сугышта үлеп калган әтиләренең, улларының, ирләренең бердәнбер сурәте дә була…

Бервакт кулына каранлаш алган Харис Якупов сугышның рәсем-графика хроникасын Җиңү көннәренәчә алып бара. Шул ук вакытта сугышчы рәссам күргәннәрен гади генә итеп түгел,  булдыра алганча бөртекләп, җентекләп ясый, өстәвенә төгәлләштерү өчен язулар да яза. Фронт рәсемнәре кырында - кирәкле мәгълүмат: җирлекнең, торак пунктның исеме,  кечкенә генә аңлатма, хәтта командованиенең әмерләренә һәм җил юнәлешенә кадәр...

Шул рәвешле фронтовик рәссамның эшләре гадәти юл зарисовкаларыннан сугышның чын документаль дәлиленә әверелә. Соңгы рәсемдә  – Прага һәм автор куллары белән язылган сүзләр: «Безнең гаскәрләр Прагага керә. 1945».  Старшина Харис Якупов Җиңүне нәкъ шушы шәһәрдә каршылый да.

…2005 елда Третьяковка һәм илнең башка атаклы галереяларында картиналары куелган автор - Харис Якупов үзенең сугышта ясалган рәсемнәре урын алачак күргәзмәне ачканда болай ди:  «Мин рәссам өчен сугышта кичергәннәр бөек академия булды. Минем  сугышка багышланган шәхси күргәзмәмне оештырасым килде. Һәм хыялым  тормышка ашты. Бөек Ватан сугышы ерак үткәндә калды. Аның турында күп нәрсәләрне вакыт хәтердән җуйдырыр, оныттырыр. Әмма авыр сугышлар онытылмый. Сугышның беренче линиясе траншеялар, окоплар, мина кырлары буенча гына түгел, безнең йөрәкләр аша да үтте. Вакыт күп яраларны төзәтә, әмма сугыш ясаган яралар артык тирән эз калдырды. Сугыш безнең белән,  ул әле һаман төшләремә керә. Куркыныч, коточкыч…»

Белешмә:

Харис Абдрахман улы Якупов, рәссам. Казанда  1919 елның 23 декабрендә туган. СССРның халык рәссамы (1980).  Өченче дәрәҗәдәге Сталин премиясе (1951), Илья Репин исемендәге РСФСРның Дәүләт премиясе (1976), Тукай премиясе (1958) лауреаты. 1951-1975 елларда  –  ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе. Тарихи һәм  жанрлы картиналар, портретлар, пейзажлар («Хөкем алдыннан», «Татар АССР төзелү турында Декретка кул кую» (Лотфулла  Фәттахов белән авторлыкта), «Көчле кешеләр», «Пролог», «Чаллы гүзәлләре», «Минем шәлеләрем» һ.б.лар) авторы. Рәссамның әсәрләре Дәүләт  Третьяков галереясында, Көнчыгыш халыклары сәнгате музеенда, Мәскәүдә Дәүләт тарих музеенда, Пхеньян сынлы сәнгать музеенда һ.б.ларда саклана.  «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында (Казан) рәссам картиналары куелган даими экспозиция эшли.

Фото: izo-museum.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1929
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру