Онытыла барган җәүһәрләрне кире кайтару

Болгардагы мавзолейлар комплексы һәм Көнчыгыш палата, Свияжскидагы Успение соборы һәм уникаль фрескалар … – Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту буенча республика фонды эшчәнлеге нәтиҗәсендә илледән артык тиңе булмаган тарихи җәүһәрне саклап калу мөмкин булды. Фондны төзү турында Указга ун ел элек, 2010 елның 17 февралендә Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев кул куйган иде.

Һәйкәлләрне реставрацияләүне, торгызуны, аларны археологик яктан тикшерүне, яңа объектлар төзүне үз эченә алган  «Мәдәни мирас: Свияжск утрау-шәһәре һәм Изге Болгар» масштаблы проекты тугыз елда тәмамланды.  2014 елда - Болгар тарихи-археологик комплексы, ә  2017 елда Свияжск утрау-шәһәрендәге Успение соборы һәм монастырь  ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни мирасы Исемлегенә кертелде.  Дәүләт, җәмәгатьчелек, халыкара оешмалар һәм бизнесның  көчен-тырышлыгын берләштерү  уникаль  музей  мәдәни туристик үзәген төзергә ярдәм итте.  Инде 2018 елда ук Татарстандагы мөселман һәм православие ядкарьләрен күрергә килгән туристлар агымы миллион кешедән артып китте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда,  проект башланып киткән  2010 елда күп кенә бурычларны башкарып чыгу  гаять  авыр булыр кебек тоелган иде. «Шуңа да карамастан, Минтимер Шәрипович Шәймиев фикердәшләр командасын туплый, барыбызны да ышандыра алды, әлеге изге эшкә бездәге эре предприятиеләрне, бизнес вәкилләрен, республика халкын җәлеп итүгә иреште. Иң мөһиме – әлеге проект Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан хуплау тапты. Без федераль үзәктән ярдәм алдык», - дип басым ясады ТР Президенты.

ТР Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен яңарту эшләренә нәтиҗәләр ясап, болай диде: 9 ел эчендә без тарихи һәйкәлләрне реставрацияләп кенә калмадык, безгә яңа мөһим корылмалар салырга, заманча инфраструктура булдырырга, җирлекләрнең территорияләрен тәртипкә китерергә мөмкинлекләр туды, әмма иң мөһиме – рухи образлар: бабаларыбызның динен, традицияләрен һәм мәдәниятен  яңадан торгыза алдык.

Болгар һәм Свияжскига караган  проектларны төгәлләп, Фонд яңа бурычны үтәүгә алынды. Бу юлы - гомумбелем бирү комплексларын төзү буенча киңкүләм проектны тормышка ашыру. Мондый комплекслар балаларга академик белем бирү, әзерлекне өч телдә (рус, татар һәм инглиз телләрендә) алып бару мөмкинлегенә ия булачак. Максат - гомумкешелек кыйммәтләренә, толерантлы тормыш фәлсәфәсенә һәм гуманистик аң сөрешенә ия шәхес формалаштыру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
63
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру