Опера җырчысы, мулла кызы

Җаекның Кызыл мәчете имам-хатыйбының кызы “Травиата”да Виолетта, “Патша кәләше”ндә Марфа, “Алтынчәч”тә Алтынчәч рольләрен башкара һәм ТАССРның беренче халык артисткасы була...

Күркәм колоратур сопрано тавыш  иясе Галия Кайбицкая 1938 елдан 1958 елга кадәр Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисткасы була. Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” операсында Галиябану, Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясендә Сәрвәр, “Риголетто” һәм “Травиата”да Джильда һәм Виолетта... – үзенең иҗат гомерендә ул Казан сәхнәсендә аның тавышына туры килгән бөтендөнья һәм татар опера классикасының барысын да башкарып чыга дияргә була.

Аның иҗатында тагын бер аерым чор булып ала. Бөек Ватан сугышы елларында Галия Кайбицкая алышлар барган хәрби частьләрдә һәм госпитальләрдә чыгыш ясап йөри. 1943 елда гына да ул алгы сызыкта йөздән артык концерт бирә, яралана...

Шунысы гаҗәп: үз заманының иң яхшы опера җырчысы булган Галия Кайбицкая дини гаиләдә үскән. Әтисе Мотыйгулла Төхвәтуллин Җаектагы Кызыл мәчетнең имам-хатыйбы булган, “Мотыйгия” ирләр мәдрәсәсенә нигез салган. Аның хатыны Гыйззинас кызлар өчен мәдрәсә оештырган. Ирле-хатынлы алар икесе дә гарәп һәм рус мәдәниятен яхшы белгән, классик музыка белән мавыкканнар һәм балаларында да иҗатка мәхәббәт тәрбияләп үстергәннәр, белем биргәннәр.

1922 елда Татар театр техникумы ачылгач, Галия Казанга укырга киткән. Бер елдан соң инде 18 яшьлек кыз Татар академия театры сәхнәсендә чыгышлар ясый башлый, вокал буенча дәресләр ала. Аннан соң инде Мәскәүдә укуны дәвам иттерү – монысы аның алга таба язмышын билгели...

21 майда Галия Кайбицкаяның тууына 115 ел тулды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
122
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру