Орган музыкасы Казанга ярты гасырдан соң кире кайтты

1972 елның 28 февралендә Татарстанның башкаласында орган музыкасы концерты уза – Совет хакимияте урнашканнан соң беренче мәртәбә.

Бу көнгә Казан консерваториясенең актлар залында Rieger-Kloss чех фирмасында ясалган зур концерт органы урнаштырыла. Аңа кадәрге инструмент, лютеран чиркәвендә әле унтугызынчы гасырда ук яңгыраганы, кызганычка каршы, революцион тетрәнүләрне кичерә алмый, һәм Казан тамашачысы кайчандыр яратып йөргән орган концертлары булмый башлый... Казан консерваториясенең беренче ректоры Нәҗип Җиһанов тырышлыгы белән шәһәрдә яңа концерт органы пәйда була. Музыкаль инструментлар патшасы әйләнеп кайту белән орган концертлары да башланып китә. Баштарак концертларны читтән килгән  органистлар (Гарри Гроберг, Леонид Ройзман, Олег Янченко) куя, аннан соң үзебезнең башкаручыбыз - Рубин Абдуллин пәйда була. Ул Казан консерваториясендә орган классына нигез сала. Казан орган мәктәбе вәкилләре, төрле музыкаль конкурсларда катнашып, лауреатлар һәм дипломантлар исемнәренә лаек була.

Бүген Казанда Зур концертлар залында "FLENTROP"(Нидерландлар) фирмасының зур симфоник органы урнаштырылган. Биредә орган музыкасы буенча халыкара фестивальләр, органистлар конкурслары оештырыла.

Источник фото: Kazanfirst

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру