Пионер учаклары бөтен Татария буенча кабыначак... әгәр акча җитсә

Лагерьлардагы күмәк тормыш – социализм чорына хас менә дигән мәктәп. 1930 елның апрелендә бу аксиома: пионерларны һәм мәктәп балаларын лагерьларга җибәрү планын ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында төзелгән махсус хөкүмәт комиссиясе эшли.

План бик төгәл: җәй башына санитар лагерьлар киңәйтеләчәк һәм җиһазландырылып бетереләчәк: Ключищидагысы -  100 урынга кадәр, Шелангадагы батраклар лагере 50 баланы кабул итәрлек булачак. Казанда район лагерьлары төзеләчәк: Югары-Шәһәр лагере - 900 кешелек, Түбән-Шәһәрдәгесе тагын  900 урынлык итеп, Елга аръягында - 500 бала һәм Казан шәһәре янындагы лагерьда 300 бала ял итә алачак. Моннан тыш, Татариянең һәр кантонында һәм районында үз лагерьлары ачылачак. Ә 21 пионер һәм мәктәп баласы Кырым шифаханәләрендә ял итә алачак – бөтен Татреспубликага Мәскәү шул сандагы юллама бүлеп бирә.

Әлеге уңайдан «Красная Татария» газетасы болай дип язып чыга: «Планны зур дип атап булмый», чөнки Казанда гына да  30 000гә якын пионер һәм мәктәп укучысы исәпләнә. Әмма әлеге планнарның үтәлеше дә куркыныч астында кала: лагерь пайчылары ничек тә булса сметаны кисү ягында торалар.  Татар Үзәк башкарма комитетының балалар комиссиясе ассигнованиеләрне 8000 сумга кадәр кыскарта – бу бер ел элек әлеге максатларга бүленгән суммадан 2000гә кимрәк. Үзәк балалар комиссиясе акчаларны бөтенләй бирми. Балалар өчен җәйге ялны оештыру белән беренче чиратта кызыксынырга тиешле профсоюзлар исә көлкеле сумма - 3000 сум белән генә чикләнә. «Акчалар бүлеп бирү мәсьәләсе тиз арада хәл итүне сорый һәм, әлбәттә, лагерьлар өчен уңай юнәлештә», дип раслый республика партия оешмасының төп басма органы булган газета.

Фото: realnoevremya.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
101
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру