Прокопьевск шәһәрендә ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрделәр

Бүген, 9 февраль көнне, ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасында катнашты.

Чара Татарстан Премьер-министры урынбасарының эш сәфәре вакытында Кемерово өлкәсе Прокопьевск шәһәрендә узды. Маяковский исемендәге Мәдәният йортында оештырылган тантанада Прокопьевск шәһәре башлыгы Андрей Мамаев һәм татар диаспорасы вәкилләре катнашты. 

Себер федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре  ТАССРның 100 еллыгы флагына үз субъектлары флагларының  миниатюраларын беркеттеләр.

Васыйл Шәйхразыев тантанада катнашучыларга ТАССРның 100 еллыгы флагы илнең көнчыгыш ноктасыннан (Находка, Приморье крае) алып көнбатыш ноктасына (Калининград, Калининград өлкәсе) кадәр - Россия Федерациясенең барлык федераль округларын йөреп чыгачак, дип билгеләп үтте. Традиция буенча Милли шура рәисе 2020 елда Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан эшләнергә тиешле эшләр турында сөйләде һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен нәтиҗәле хезмәттәшлеккә чакырды. Моннан тыш, Васыйл Шәйхразыев катнашучыларның игътибарын  2020 елгы халык санын алу чарасының мөһимлегенә  юнәлтте. Һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның  «Татарстанның эшлекле партнёрлары» дип аталган  XIV форумда яңгыраган сүзләрен китерде: «Безгә ятларны кертү кирәкми, ләкин башта үзебезнекеләр саналсын».

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрләре буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
70
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру